Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Волейбол командагыз район ярышларына әзерме: катнашырга гаризалар көтәбез!

Актанышта волейбол спортын үз итүчеләрнең уңышларын сокланып күзәтәбез. Бу спорт төрен тагы да популярлаштырып ел саен бездә оешма-предприятие командалары арасында район ярышлары уза.

Быелгы турнир 23 октябрьдә башланып китәчәк. Турнирның төп максаты -райондашларыбыз арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле командаларны һәм уенчыларны ачыклау. Ярышларны район башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге гамәлгә куя һәм оештыра. 

Ярышларның таләпләре белән танышып китик. Команда составында оешмада даими эшләүче хезмәткәрләр генә катнаша ала. Башка оешмадан бары тик бер генә уенчы алырга рөхсәт. Ярышка кергәндә уенчыларның паспорты һәм хезмәт кенәгәсе тикшерелә. Мәктәп һәм технология техникумында укучылар булырга тиеш түгел.

Волейбол ярышы нәтиҗәләре районкүләм спартакиадага йомгак ясаганда командага баллар өстәячәк. Ярышларның баш хөкемдары —балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Ленар Ибнеев.

Бүген, 20 октябрьдә ярышларда катнашу өчен "Батыр" спорт комплексында жирәбә уйнатыла. 18.30 сәгатьтә команда вәкилләрен хөкемдарлар белән очрашуга көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев