Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яңа елны – яңа җиңүләр белән

Яңа ел яллары хатирәләргә бай булды. Һәркем әлеге көннәрне үзенчә, онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша. Шөкер, моның өчен җирлектә мөмкинлекләр шактый: "Бүләк" чаңгы юлы да, "Лачын" боз сарае да гөрләп торды. Өстәвенә, спорт сөючеләргә төрле бәйгеләрдә катнашып яңа елны яңа җиңүләр белән каршы алырга да мөмкинлек туды. Сүзем Яңа ел бәйрәмнәре...

Яңа ел яллары хатирәләргә бай булды. Һәркем әлеге көннәрне үзенчә, онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша. Шөкер, моның өчен җирлектә мөмкинлекләр шактый: "Бүләк" чаңгы юлы да, "Лачын" боз сарае да гөрләп торды. Өстәвенә, спорт сөючеләргә төрле бәйгеләрдә катнашып яңа елны яңа җиңүләр белән каршы алырга да мөмкинлек туды. Сүзем Яңа ел бәйрәмнәре чорында район җирлегендә узган күп санлы спорт чаралары хакында.
4 гыйнвар көнне "Лачын" бозында Балтач, Илеш, Актаныш районнары хоккейчылары очрашты. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев сәламләде. Актаныштан әлеге дусларча очрашуда, Иске Байсар авылының хоккей сөючеләрен дә исәпкә алсаң, 2 команда көч сынады. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә балтачлылар - I урынга, Актанышның "Лачын" командасы - II, Иске Байсар хоккейчылары III урыннарга ия булдылар.Бу көнне балалар иҗат үзәгендә шахмат ярышы да узды.
5 гыйнвар иртәсендә районның барлык спорт сөючеләре "Бүләк" чангы юлында биредә урнашкан "ГРаВита" кафесы призына узыштылар. Үткән елларда әлеге бәйге гадәттә, Кыш Бабай бүләгенә уза иде, быел инде шактый гына яңалык кичерде. Беренчедән, бүләкләре мулдан булды: "ГРаВита" компаниясенең җитәкчеләре Рамил Гарипов һәм Роберт Җамалов I урынны яулаган һәр җиңүчегә кафеның яхшы гына күләмле сертификатын тапшырдылар, II урынны яулаганнар эшмәкәр Фидан Гардиевнең автотранспорт юу станциясе сертификаты белән хөрмәтләнделәр. Икенчедән, шунысын да әйтеп китү урынлыдыр: Рамил үзе - авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур абруй казанган райондашыбыз, чын хезмәт кешесе Кәрам Гариповның оныгы. Комбайнчыларыбызга ул яхшы таныш, чөнки тырыш хезмәт куйганнар ел да аның премиясенә лаек булалар.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 11 гыйнвар, 2013 2 (9748) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев