Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Якташыбыз Нургали Миңнеханов исемендәге теннис турнирында чемпион калды

18-20 март көннәрендә Сабада РСФСРның һәм Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенрәсәй ярышы узды.

Турнирда Актаныш егете, теннис буенча күптөрле бәйгеләр җиңүчесе Марат Солтанов 
катнашты. Марат кулдашы, Казан теннисчысы белән финалда Мәскәүдән килгән уенчыларны парлы беренчелектә отуга иреште.

Шулай итеп якташыбыз мәртәбәле турнир чемпионы исемен яулады. 

Спортчыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов hәм Россия президенты ярдәмчесе, Россиянең өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе Игорь Левитин котлады.

Марат Солтановны уңышлары белән котлыйбыз, афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев