Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

22 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район беренчелегенә өстәл теннисы буенча турнир узды. Әлеге бәйгедә 30дан артык спорт сөюче яшьләр һәм ир-атлар катнашты. Нәтиҗәдә, кечкенәләр арасында I - III урыннарны Булат Шәкүров, Мансур Мостафин, Илназ Шәяхмәтов, уртанчылар төркемендә Рәмис Фазлыев, Илдар Миргаязов, Илназ Сәрвәров, зурлар төркемендә...

22 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район беренчелегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.
Әлеге бәйгедә 30дан артык спорт сөюче яшьләр һәм ир-атлар катнашты. Нәтиҗәдә, кечкенәләр арасында I - III урыннарны Булат Шәкүров, Мансур Мостафин, Илназ Шәяхмәтов, уртанчылар төркемендә Рәмис Фазлыев, Илдар Миргаязов, Илназ Сәрвәров, зурлар төркемендә Булат Исламов, Рәмис Вәкилов, Илназ Шәяхмәтов яулады. Ветеран спортчылар арасында Нияз Мортазин - I, Фәнис Маликов - II, Илнур Измайлов III урыннарга ия булдылар.
Шул ук көнне "Бүләк" чаңгы юлында XII районкүләм биатлон ярышы узды. Биредә 28 мәктәптән 71 егет көч сынады. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Күҗәкә командасы - I, Теләкәй, Уразай спортчылары II - III, урта мәктәпләр арасында Актанышның 2 нче мәктәбе - I, гимназия-интернат, Сәфәр мәктәбе II - III урыннарда.
23 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил призына 50нче бөтенрәсәй милли көрәш турниры узды. Ике көн дәвамында барган бил алышуда 500гә якын көрәшче көч сынады. Әлеге бәйгеләрдә Актаныш командасы да катнашып, 56 баһадирлар командасы арасында лаеклы VIII урынга ия булды, ә шәхси беренчелектә Раил Сираев үз үлчәм авырлыгында III урынны яулады.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев