Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән, 2012 елда "Татарстан өметләре" ачык бөтенрәсәй турниры нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 иң көчле теннисчысы исемлегенә кертелгән өметле, яшь теннисчы Марат Солтанов, 24-27 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә теннис остазы В.В.Центовской истәлегенә багышланган, өстәл теннисы буенча X бөтенрәсәй турнирында көч сынап, Түбән Новгород спортчыларын узып,...

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән, 2012 елда "Татарстан өметләре" ачык бөтенрәсәй турниры нәтиҗәләре буенча Россиянең 20 иң көчле теннисчысы исемлегенә кертелгән өметле, яшь теннисчы Марат Солтанов, 24-27 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә теннис остазы В.В.Центовской истәлегенә багышланган, өстәл теннисы буенча X бөтенрәсәй турнирында көч сынап, Түбән Новгород спортчыларын узып, I урынны яулады (остазы Б.Солтанов).
26 гыйнвар көнне Минзәлә шәһәрендә 1996-1997 елгы яшь спортчылар арасында гер спорты буенча республика беренчелеге узды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы киеренке бәйгедә IV урынга ия булды, ә шәхси нәтиҗәдә Әлфис Мостафин II урынны яулады.
26-27 гыйнвар көннәрендә Чаллы шәһәрендә, шәһәрнең мактаулы гражданы Р.М.Гыймадиев исеменә милли көрәш буенча ачык турнир узды. Илфир Әнвәров җитәкчелегендә бил сынаган район командасы әлеге бәйгедә лаеклы II урынны яулады. Шәхси беренчелектә исә, 30 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Айнур Мирзаянов, 35 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Раббани Нургалиев - I, 25 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Нәфис Фәсхиев III урыннарда.
28 гыйнвар көнне "Бүләк" чаңгы юлында данлыклы райондашыбыз Фәрит Әхмәдишинның якты истәлегенә багышланган чаңгы ярышы узды. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Күҗәкә мәктәбе - I, Әтәс спортчылары-II, Теләкәй чаңгычылары III урыннарга, урта мәктәпләрдән кече яшьтәгеләр арасында Актанышның 2 нче, 1 нче һәм кадет-интернат мәктәпләре, өлкәннәр төркемендә Актанышның 2 нче, 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпнең 2 командалары I-III урыннарга ия булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X