Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

21 сентябрьдә Балалар иҗат үзәгенең бассейнында район беренчелегенә йөзү ярышлары узды. Биредә остаз Олег Ваганов җитәкчелегендә 70кә якын бала шөгыльләнә, шуларның 30дан артыгы әле быел гына килгән. Бәйгеләрдә 45 укучы көч сынады. Әлеге ярыш, озакламый, республика беренчелегенә узачак бәйгедә катнашу өчен көчлеләрне сайлап алу мөмкинлеге дә бирде. 22-23 сентябрь көннәрендә...

21 сентябрьдә Балалар иҗат үзәгенең бассейнында район беренчелегенә йөзү ярышлары узды. Биредә остаз Олег Ваганов җитәкчелегендә 70кә якын бала шөгыльләнә, шуларның 30дан артыгы әле быел гына килгән. Бәйгеләрдә 45 укучы көч сынады. Әлеге ярыш, озакламый, республика беренчелегенә узачак бәйгедә катнашу өчен көчлеләрне сайлап алу мөмкинлеге дә бирде.
22-23 сентябрь көннәрендә районның "Лачын" хоккей командасы РФ беренчелегенә 1998 елгы егетләр арасында барган ярышлар кысаларында Глазов шәһәреннән "Прогресс" командасын кунак итте. Киеренке барган беренче уен 5:3, икенчесе 8:2 исәбе белән актанышлылар файдасына тәмамланды (остазлары Д.Шәвәлиев). Алда район командасының "Спартак"(Йошкар-Ола) уенчылары белән очрашуы көтелә.

Реклама


24 сентябрьдә "Иман" спорт сараенда Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган һәм быел 3нче тапкыр уздырылган милли көрәш бунча зур турнир оештырылды. Биредә 19 команда: 12 урта һәм 7 төп гомуми белем бирү мәктәп командалары, барлыгы 140 яшь баһадир, 13 үлчәмдә, 2 келәмдә көч сынадылар. Нәтиҗәдә, урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 мәктәбе - I, һөнәр лицее, Такталачык урта мәктәбе II-III урыннарда. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренчелекне Богады мәктәбе яулады, Иске Кормаш, Адай мәктәп командалары II-III урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләрне Марсил абый Гыйлаевның тормыш иптәше Әлфия апа, балалары һәм туганнары тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев