Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

26-29 гыйнварда Яшел Үзәннең "Маяк" чаңгы юлында республика күләмендә узган зур ярышта 20 шәһәр һәм 16 авыл командасы көч сынады. Г.Мансуров һәм Р.Нуриәхмәтов җитәкчелегендә район данын яклап чыгыш ясаган яшь чаңгычылар лаеклы I урынны яуладылар. Ә чаңгы спортында бихисап җиңүләргә ия Айгөл Вәкилова һәм Илнар Фәрдиев иң яхшы 10 спортчы...

26-29 гыйнварда Яшел Үзәннең "Маяк" чаңгы юлында республика күләмендә узган зур ярышта 20 шәһәр һәм 16 авыл командасы көч сынады. Г.Мансуров һәм Р.Нуриәхмәтов җитәкчелегендә район данын яклап чыгыш ясаган яшь чаңгычылар лаеклы I урынны яуладылар. Ә чаңгы спортында бихисап җиңүләргә ия Айгөл Вәкилова һәм Илнар Фәрдиев иң яхшы 10 спортчы исемлегенә керделәр. Остазларны һәм аларның шәкертләрен әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез.



26-29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә узган өстәл теннисы буенча IX традицион турнирда 2002 елгы һәм кечкенәләр арасында остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Сөмбел Шәйхразыева шәһәр спортчылары арасында- III, авыл спортчылары арасында I урынны яулады. Биредә Марат Солтанов белән Рәмис Фазлыев та сынатмады. Авыл теннисчылары арасында алар II-III урыннарга ия булдылар.



28 гыйнвар көнне Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Р.М.Гыймадиев призына милли көрәш буенча VI ачык турнир узды. Остаз И.Әнвәров җитәчелегендә ныгыган яшь баһадирлар- А.Исмәгыйлов, Р.Нургалиев- I, Ф.Хуҗин- II, И.Нурлыев, Д.Миңнуллин- III, Р.Шадрин IV урыннарны яуладылар.
Алдагы көнне 1994 елгы көрәшчеләр Мөслим районында көч сынады. Биредә Мөслим, Актаныш, Минзәлә көрәшчеләре очрашты. Нәтиҗәдә, Мөслим командасы- I, Актаныш- II, Минзәлә баһадирлары III урыннарга ия булдылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 1 февраль, 2012 8 (9653) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев