Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярыштан – җиңү белән!

23 сентябрьдә кадет интернат-мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә узган "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабында катнашып, II урынны алдылар. Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган "Патриот" исемле оешма директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм 17-19 февральдә узачак финалда катнашырга юллама...

23 сентябрьдә кадет интернат-мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә узган "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабында катнашып, II урынны алдылар.
Кадетлар республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган "Патриот" исемле оешма директоры Д.К. Литвинов имзалаган дипломнарга, кубокка ия булдылар һәм 17-19 февральдә узачак финалда катнашырга юллама алдылар.
Команда хәрби әзерлек буенча - I, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда - I , теория буенча -III, хәрби-тактик уенда III урыннарны яулады.
Аерым урыннарда VIIIа сыйныфы укучысы Ленар Мөсифуллин - автомат сүтеп-җыюда һәм өрлек аркылы тартылуда I урын; VIIIа сыйныфы укучысы Вадим Дорофеев - өрлек аркылы тартылуда I урын, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда III урын; IХ сыйныф укучысы Диана Нуриева - АК-74 кирәк-яраклар магазинын сүтеп-җыюда I урын һәм 60 метрга йөгерүдә I урын; Гөлназ Вильданова АК-74 автоматын сүтеп-җыюда III урынга ия булдылар.
Бу ярышка укучыларны әзерләүдә кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия эшләре буенча урынбасары Дамир Фәрухшин, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмис Минһаҗев, физик әзерлек буенча инструктор Ленар Әхмәров, "Россия тарихы битләреннән" номинациясенә әзерләүче тарих укытучысы Рөстәм Шакировның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев