Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь шахматчыларыбыз үсә

11-17 март көннәрендә Казанда 8 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Биредә төрле төбәкләрдән 92 ир бала классик шахмат уеннарында көч сынады. Безнең район данын, сайлап алу ярышларында 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган Актанышның 2 нче мәктәбенең I сыйныф укучылары Айваз Галимов һәм...

11-17 март көннәрендә Казанда 8 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Биредә төрле төбәкләрдән 92 ир бала классик шахмат уеннарында көч сынады.
Безнең район данын, сайлап алу ярышларында 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган Актанышның 2 нче мәктәбенең I сыйныф укучылары Айваз Галимов һәм Динислам Нурлыев яклады. Ярышлар бик кискен башланып китте- беренче уеннарда Динислам көндәшләренә биреште, ә инде Айваз республика күләмендә узган "Йолдызлык" эстрада сәнгатенең яшьләр фестивалендә катнашып (биредә II урынны яулады ул), шахмат ярышларының беренче 2 турында уйный алмау сәбәпле, аңа җиңелү язылды.
Әмма уен дәвамында икесе дә зур тырышлык күрсәттеләр һәм, нәтиҗәдә, берничә авыл районы шахматчыларын узып, Айваз - I, ә Динислам III урыннарны яуладылар.
Алар медаль, диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев