Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь шахматчы Данияр Латыйпов Мәскәүгә Россия данын якларга бара

Актанышның яшь спорт остасы Данияр Латыйпов 12-14 ноябрь көннәрендә Россия һәм Кытай командалары арасында узачак шахмат ярышына чакыру алды.

            Россия шахмат федерациясе Мәскәүдә узачак Россия һәм Кытай командалары арасындагы бәйгегә илнең иң көчле шахматчыларын чакырган. Команда составы 8 уенчыдан тора. Шахматчыларның яше14 яшьтән армаска тиеш. Данияр Рузил улының әлеге бәйгедә катнашуы үзе өчен генә түгел, остазы Илдар Имамов, Актаныш районы шахмат мәктәбе һәм, әлбәттә, районыбыз өчен зур горурлык. Мәскәүгә бару, кайту, туклану чыгымнарын Россия шахмат федерациясе күтәрә.

        Яшьтән үк акыл уенын үз иткән, күптөрле бәйгеләрдә сынатмаган Данияр Латыйповка дәрәҗәле бәйгедә уңышлы чыгыш ясавын көтеп калабыз. Сине чираттагы олы җиңүләрең белән котларга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев