Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь спортчыларның быелгы уку елында беренче җиңүләре: Җәйге чемпионатта Актаныш укучылары ике икенче урын яулады

Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы түгәрәгендә шөгыльләнүче Салават Фәхриев Бөгелмә шәһәрендә узган Җәйге чемпионатта катнашып 2 урын яулады.

      Салават Фәхриев чаңгы роллерында узышты.

Остазы Галимҗан Мансуров егетнең бәйгеләргә аеруча тырышып әзерләнгәнен әйтте. Салават Югары Яхшый авылыныкы, Сәфәр мәктәбенең IX сыйныфында укый.  Көн саен “Лачын” спорт мәктәбенең чаңгы сыйныфына килеп осталыгын арттыра.

Бөгелмәгә ярышка әтисе белән барганнар һәм яшь чаңгычы зур уңышларга ирешкән.
 

        Чаңгы буенча остаз Галимҗан Мансуровның тагын бер шәкерте- Актанышның икенче санлы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Ләйсән Хәсәнова республикакүләм бәйгедә мактаулы икенче урынга лаек була.

 Ләйсән 25-26 августта Җәлил поселогында узган Җәйге чемпионатның беренче этабында катнашып,  кросста икенче килгән.
            Спорт мәктәбе укучылары Салават Фәхриев белән Ләйсән Хәсәнованы быелгы уку елында ирешкән беренче уңышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр сезгә, балалар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев