Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Яшь спортсменнар үсеп килә

"Татарстанның чаңгы юлы - 2022" кечкенә райондашларыбыз арасындагы ярышлардан башланды.

Балаларны спорт, физик культура өлкәсенә чыныктырып үстерү һәм тәрбияләү мотлак. Карның ишеп явуы - кемгәдер мәшәкать, ә чаңгычылар - өчен олы шатлык! Бүген Актаныш җирлегендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм гимназия укучылары өчен чаңгы ярышы үтте.
Көн дә үзенең һава торышы шартлары белән сабыйлар күңеленә елмайгандай тоелды. Чараны башлап җибәрде һәм алып барды районыбызның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев.
Җитез кызлар, асыл егетләр берсеннән-берсе тизрәк финишка барып җитү нияте белән узыштылар, иң җилдәй тизләре лаеклы урыннар алды. Аларның йөзләрендә балкыган шатлыклары ихластан булды. 

Ахырдан җиңүчеләрне җирлекнең чаңгы спорты федерациясе рәисе, иганәче Фәрит Салихов һәм "Бердәм Русия" партиясе бүлекчәсе котлады һәм матур, фәһемле бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләрне ихлас тәбрик итәбез, алда да спорт белән дус булып калырга өндибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев