Актаныш

ЯШЬ БАТЫРЛАР МӨСЛИМНӘН ҖИҢЕП КАЙТТЫ

15 нче гыйнварда танылган көрәшче, хөкемдар Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә багышлап ут күршеләребез Мөслимдә яшүсмерләр арасында V республикакүләм Татар-Милли көрәш бәйгесе узды.

Бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан республикасыннан 17 команда катнашты.

 Команда нәтиҗәләре буенча Актаныш районының яшь көрәшчеләре мактаулы l урынны яулады.

ll урында Әлмәт, lll урында Азнакай, lV урында Саба районы көрәшчеләре.

Яшь батырларның мәртәбәле бәйгедән зур уңышлар белән кайтуы олы сөенеч. 

Афәрин, көрәшчеләрне һәм аларның остазларын ихластан котлыйбыз! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: