Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Җәйге сезон ябылды

Якташыбыз, күренекле спортчы Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика ярышы районыбыз мәктәпләре укучылары арасында ел саен октябрь аенда уздырыла. Чөнки Фирдәвис абыйның туган көне нәкъ менә 6 октябрьгә туры килә. Быел җиденче мәртәбә узучы йөгерү ярышы, гадәттәгечә, Бүләк трассасында гөрләде. Соңрак исә Фирдәвис абыйның туган авылы Аешта аның исеме...

Якташыбыз, күренекле спортчы Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика ярышы районыбыз мәктәпләре укучылары арасында ел саен октябрь аенда уздырыла. Чөнки Фирдәвис абыйның туган көне нәкъ менә 6 октябрьгә туры килә. Быел җиденче мәртәбә узучы йөгерү ярышы, гадәттәгечә, Бүләк трассасында гөрләде. Соңрак исә Фирдәвис абыйның туган авылы Аешта аның исеме язылган такта ачу тантанасы булды.
"Алтын көз" җиңел атлетика бәйгесе - укучыларның да, физкультура укытучыларының да иң яраткан, көтеп алган ярышларының берсе. Сәбәбе бик гади: Фирдәвис абыйның җиңүчеләргә дигән бүләкләре мулдан була. Узган елларда волейбол, баскетбол туплары тараткан булса, быел укытучыларның үзләре белән киңәшеп, җиңүче командаларга футбол туплары алып кайткан.
Иганәчеләр табуга күпме көч һәм вакыт киткәнен Фирдәвис абый үзе генә беләдер, әмма шул рәвешле үз мәктәпләренә булышырдай якташларыбыз белән ике арада күпер салучы ролен дә үти ул. Быел да Уразай, Куян мәктәпләренә - Фәнис Газетдиновтан, Пучы мәктәбенә Альберт Мостафиннан атап, бүләкләр тапшырды.
"Алтын көз" - ул спорт чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә зур бәйрәм, җылы очрашу. Көзге салкын җилнең усаллыгын да сизми рәхәтләнеп аралашучы, йөгереп килеп, сулышлары тигезләнүгә кабат уен-шаяруга тотынучы кыз-малайлар, укучыларын күзәтеп, көч биреп торган остаз укытучыларның үзара ярышы - һәммәсе бу бәйгенең аерылгысыз бер өлеше. Көчлеләр сынала, үзләрен күрсәтә, киләчәккә юллама ала торган чара бу.
Эльмира Хәерова, Актанышның 2нче мәктәбе:
- Яшь чагында әнием чаңгыда узышкан, хәзер дә яратып шуа. Апам белән мин җиңел атлетиканы үз иттек. Бүген ярышта 1500 метрга йөгереп, икенче килдем. Киләчәктә Республика чемпионы дигән исемне яуларга да исәп юк түгел.
Илһам Закиров, Актанышның 2нче мәктәбе, 1000 метрда беренче килде:
- Һәр кешенең бер көчле ягы була, ул шуны үстерергә тиеш. Мин йөгерү белән VII сыйныфтан шөгыльләнәм. Чабаксар шәһәрендә узган Идел буе төньяк округы чемпионатында катнаштым. 2014 елда Татарстан беренчелегендә 1500 метрга йөгерүдә һәм эстафетада катнашып, икенче урыннарны алган идем. Киләчәгемне спорт белән бәйләргә телим, ниятем - укып, җиңел атлетика буенча тренер булу.
Рамис Хәсәнов, Актанышның 2нче мәктәбе, 2000 метрга чабып, беренче килде:
- Спортка мәхәббәт гаиләдән килә. Әтием - көрәшче, Казанга кадәр барып көрәшкән кеше. Мин җиңел атлетика белән теләп шөгыльләнәм. Спорт үзеңне формада тотар өчен бик кирәк. Ә мондый ярышлар башкалар белән аралашып, аларның, үзеңнең мөмкинлекләреңне чамалау, бәяләү, киләчәккә үзеңә максатлар билгеләү өчен файдалы. Тренерлар да бәйгеләрдә зур спортка китәрдәй көчлеләрне күреп ала, киләчәгенә юнәлеш бирә.
Җиңүчеләр булып исә түбәндәге командалар танылдылар: төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында I урында - Богады, II урында - Уразай, III урында - Иске Кормаш мәктәпләре; урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркемнәрендә I урында - Актанышның 2 нче, II урында - кадет интернат-мәктәбе, III урында - Актанышның 1нче мәктәпләре; урта мәктәпләрнең зурлар төркемендә I урында янә Актанышның 2нче мәктәбе, II урында - кадет интернат-мәктәбе һәм III урында - Пучы мәктәбе командалары. "Актаныш таңнары" газетасының махсус призы - кубок һәм футбол, баскетбол тупларына кадет интернат-мәктәбе командасы лаек дип табылды.
Туган нигезгә - мемориаль такта
Ярыштан соң шушы ук көнне Аеш авылында Фирдәвис Шәемовның туган нигезендә тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды. Өлкән спортчының күңелләре нечкәргән мизгелләр иде бу. 7 яшеннән мәктәп ярышларында катнаша башлап, 65 елдан артык спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешченең туган ягы, якташлары өчен кадерле, хөрмәтле зат булуын тойган минутлар...
- Аеш мәктәбендә укыганда ук Кәшфи абый Шәйхразыев безне ярышларга йөртә иде. Мин йөгердем дә, чаңгыда да узыштым, штанга күтәрүдә дә көч сынаштым. Зур спортка 1968 елда, инде армия хезмәтеннән кайтып, Әлмәт физкультура техникумында укый башлагач кереп киттем. 1972 елны КамАЗ чакыруы белән Чаллыга килдем. Иң беренчеләрдән булып, КамАЗны, Чаллыны ил күләмендә һәм чит илләрдә без күрсәттек. РСФСР, СССР күләмендә уздырылган ярышларда 5, 10, 20, 30 чакрымга йөгереп, призлы урыннарга ия булдым, - дип таныштырды спорт дөньясында үз урынын табу тарихы белән Фирдәвис абый. 1975 елда РСФСР халыкларының VI Спартакиадасында 42 чакрым 195 метрны 2 сәгать 22 минут 4,6 секундта үтеп, республикабыздан алтын медаль яулаган тәүге спортчы ул.
- Спортчы булу өчен, иң элек, аңа сәләтең булу кирәк. Аннан соң, түземлек, тырышлык, һәм, иң мөһиме, ихтыяр көче, - ди Фирдәвис абый. - Мин һәрчак үз-үземә, республикамны танытырга тиешмен, дигән таләп куя идем. Бүгенге яшьләргә, укучыларга да киңәшем шул: алларына максат куеп, армый-талмый алга барсыннар. Инде җиденче ел рәттән оештырылучы шушы ярышларның да максаты - районыбызда үсеп килүче яшь буыннан иң-иңнәрен күреп алу, үстерү, юнәлеш бирү. Ярышлардан соң мин нәтиҗә ясыйм: үзгәрешләр алга таба, димәк, файдасы бар. Тренерлар, укытучылар белән дә, спортчы кыз-егетләр белән дә элемтәдә торам. Яхшыйдан Фирүзә Солтанова, Актаныштан Илһам Закиров, Камил Могътазиров һәм башкалар - көчле яшь спортчылар. Аларга карап, чын күңелдән сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев