Җәйге спартакиада чемпионнарының фоторәсемнәре мактау тактасына куелачак
Бүген районыбызның хезмәт ияләре җәйге спартакиадада көч сынаша. Оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлеге спортчылары Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда 9 спорт төрендә ярыша.
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар 5 аралыкта йөгерү, катнаш эстафета, йөгереп килеп озынлыкка сикерү,
биеклеккә сикерү,
ядрә ыргыту- барысы 9 төрдә иң яхшы күрсәткечләр өчен тырыша.
Спартакиаданы тантаналы ачып, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашучыларга уңышлар теләде.
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәрнең исем-фамилияләре белән фотосурәтләре спартакиада чемпионнары мактау тактасына куелачак.
Бүгенге спартакиада Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев