Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район хакимияте, Актанышның беренче мәктәбе һәм Иске Байсар командасы- җәйге спартакиада җиңүчеләре (фоторепортаж)

Бүген Актаныш муниципаль районы оешма-предприятие хезмәтчәннәре, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында җәйге спартакиада узды. Спартакиаданы оештыруның төп максаты- халкыбызны сәламәт яшәү рәвешенә, массакүләм спортка, физкультурага тарту.

            Спорт сөючеләр Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда 9 төр ярышта көчләрен сынады.

Иртәнге 10.00 сәгатьтә башланып киткән спартакиадада берничә аралыкта йөгерү, эстафета, ядрә ыргыту, озынлыкка һәм биеклеккә сикерүдә иң көчлеләр ачыкланды.  

         Бәйгедә катнашучылар арасында олимпия уеннары җиңүчесе, танылган хоккейчы Лиана Ганиеваның булуы аеруча горурлык хисләре уята. Лиана туган авылы Иске Байсар командасы өчен берничә төр ярышта катнашып гел беренче урыннарга ия булды.

Данлы кызыбызның туган авылы өчен җан атуы барыбыз өчен дә үрнәк. Лиананың команда составында чыгыш ясавы  башка спортчыларга да дәрт-дәрман өстәде.

Альбина Нигъмәтуллина, Алмаз Шакиров, Артур Ганиев, Ришат Хөсәенов, Эльвира Мурзина призлы урыннарга лаек булып, бүләкләнү тантанасында пьедесталга менеп хөрмәтләнделәр.

Нәтиҗәдә авыл җирлекләре арасында Иске Байсар командасы I урын яулады. Актанышбаш командасы- II, Иске Сәфәр командасы III урында.

Реклама

 

          Район оешмалары буенча мактаулы I урында район хакимияте, II урында  үзәк хастаханә, III урында икмәк кабул итү предприятиесе.

         Мәгариф учреждениеләре буенча I урында Актанышның беренче санлы мәктәбе, II- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, III- спорт мәктәбе укытучылары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев