Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Марат Солтанов: “Иң зур хыялым – чын кеше булу“

Спорт белән кызыксынучы актанышлылар өчен Марат Солтанов исеме яхшы таныш – кечкенәдән үк әтисе, өстәл теннисы буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе остазы Булат Солтанов кул астында сәгатьләр буе шөгыльләнеп, бик яшьли үз сукмагын салган егет ул.

Районда, соңыннан республикада бер-бер артлы ярышларда җиңү яулаган малайның VI сыйныфтан Казанга, Олимпия резервы училищесына укырга китүе минем өчен шәхсән көтелмәгән хәл булмады. Талантны күреп алу, аның белән даими эшләү өстенә, үстерү өчен бар мөмкин шартларны да тудыру кирәк бит. Маратка – әти-әнисеннән, аларга исә кадерле улларыннан шулай иртә аерылу, мөгаен, җиңел булмагандыр, әмма сайлаган юлның дөрес булуы тиз күренде – Марат Россия ярышларында Татарстан данын яклап уйный башлады, дәрәҗәле урыннар, матур җиңүләр яулады.

Ил картасында күренми дә торган кечкенә генә бер Актанышта, шул рәвешле, өстәл теннисы буенча Россия чемпионы өлгерде. Әле кайчан гына Татарстанда яулаган уңышларына сөенеп йөргән егет быел инде халыкара дәрәҗәдәге 
ярышларда көч сыный. 

Май аенда Казанда Европа, Азия, Американың 60 иленнән 650 бала катнашында узган IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарында Марат Россия җыелма командасы составында алтын медальгә ия булган иде.

 Яшь спортчы һаман үсештә – шушы көннәрдә генә – 9-11 ноябрьдә Эстониянең Хаапсалу шәһәрендә Литва, Латвия, Эстония, Швеция, Дания, Чехия, Белоруссия, Финляндия, Сальвадор һәм Россия командалары катнашындагы халыкара турнирда Россия юниорлар командасы өчен чыгыш ясап, команда 
составында да, үз яшендәгеләр арасында да мәртәбәле I урын алып кайткан. Булдыра Марат, афәрин! Җиңүе белән котлап, аның белән хәбәргә чыктым, бераз гәпләшеп алдык. 

– Ярышлар алдыннан, бигрәк тә шушындый зур, дәрәҗәле бәйгеләр алдыннан борчыласыңмы, Марат? 
– Ярышларга әзерләнгәндә үземне, син булдырасың, булдырырга тиеш, дип көйләп куям. Үз-үзеңне кулда тотарга тырышырга кирәк, ләкин ул һәрвакытта да барып чыкмый. 

– Мондый биеклеккә күтәрелү өчен спортчыга тырышлык һәм тренировкадан тыш, тагын нинди этәргечләр кирәк? Әйтик, сәләт, тренердан уңу һ.б.
– Югары үрләр яулау өчен тырышлык та, тренировкалар да бик кирәк. Ялкауланмаска, шөгыльләнергә, үз өстеңдә күп эшләргә... Теннис дигәч тә, без гел шар тәгәрәтеп кенә ятмыйбыз. Теннис һәрьяклап көчле, ныклы, чыдам булуны таләп итә. Футбол да уйныйбыз, йөгерәбез дә, турникта да тартылабыз – чөнки тенниста аяк, кул мускуллары көчле, тиз генә арымаслык нык булырга тиеш. Гомумән, теннисчы җитез, төгәл, тиз реакция ясый торган, сыгылмалы гәүдәле булырга тиеш. Бу спорт күз күрүе төгәл булганны да ярата. Ә тренердан да бик күп нәрсә тора. Яхшы тренер – ул уңышка юл дигән сүз.

– Көндәш спортчылар белән дуслык була аламы? 
– Без дус яшибез. Спортта бит ул бәхет әле сиңа елмая, әле көндәшеңә. Спортта булмаган якын дусларым да бар, ләкин алар белән аралашырга вакыт аз кала. 

– Тенниста кумирың, эх, менә шуның кебек уйнарга иде, дигән спортчы бармы? 
– Миңа немец теннисчысы – ялгыз разрядта дөньядагы экс беренче ракетка Тимо Болльнең уены ошый. Аның кебек уйнарга, Олимпия чемпионы булырга хыялланам. 

– Димәк, киләчәккә куелган олы максат – Олимпия уеннары?
– Барлык төр спортчылар кебек үк, мин дә югары үрләр яуларга хыялланам, әлбәттә. Беренчелек планкасын кулда тотарга иде. Ә яшь бара-бара инде үземнең осталыкны яшьләргә өйрәтермен, өстәл теннисы буенча яхшы тренер булырга исәп. 

– Ничек уйлыйсың, Татарстанда өстәл теннисына игътибар җитәрлекме? 
– Игътибар начар дип әйтмәс идем, үзебезнең Актанышта гына карасак та, мөмкинлекләр бар бит. Тырышлык, үҗәтлек, сабырлык кирәк. 

– Иң зур хыялың тормышта?
– Чын кеше булу – физик яктан да, рухи яктан да, әхлак ягыннан да чын өлгергән кеше булу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев