Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Зәйдә ел нәтиҗәләре буенча милли көрәш үсеш алган районнар бүләкләнде.

2016 елда Мамадыш, Кукмара һәм Балтач район көрәшчеләре яхшырак чыгыш ясаган. 10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Көрәш турнирының 10 февральгә билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта...

2016 елда Мамадыш, Кукмара һәм Балтач район көрәшчеләре яхшырак чыгыш ясаган.
10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Көрәш турнирының 10 февральгә билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.
«Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде. Аларның үкчәсенә кемнәр басып киләме? Беренче унлыкта - Биектау, Теләче, Яңа Савин, Түбән Кама, Актаныш, Арча һәм Саба районнары. Көрәшнең торышы иң начар булган төбәкләр рәтендә - Югары Ослан, Бөгелмә, Тәтеш, Баулы, Лениногорск, Кайбыч һәм Спас районнары бар», - диде Хәлил Шәйхетдинов.
Аның әйтүенчә, моннан тыш иң яхшы көрәшчеләр, тренер һәм көрәш темасын яктырткан журналистлар да үз бүләген алачак.
Исегезгә төшерәбез, республика һәм күрше-тирә төбәкнең иң көчле көрәшчеләре Зәй шәһәренә җыелды. 10-11 февральдә, шәһәрнең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Быел ул 54 нче мәртәбә уздырыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев