Актаныш

Акча түләргә өлгергәнче ялгыш төшереп ватылган товар өчен сатып алучы түгел, кибет җавап бирә

Кибеттә үз хокукларыңны ничек якларга?

Кибет – тормышыбызның алыштыргысыз өлеше. Җырдагыча, шатлыкта да, кайгыда да шунда чабабыз. Кибет дигәнең җаның теләгән теләсә кайсы азык-төлек, кирәк-яракка гына түгел, көтелмәгән сюрпризларга да бай. Ипигә дип чыккан җирдән, штраф чәпәп кайтармасыннар өчен ни эшләргә? Кибеттә үз хокукларыңны ничек якларга? Юрист Илнур Галиуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Илнур Илгизович, кайчак кибеттә көтелмәгән хәлләр дә күзәтелә. Әйтик, кеше ялгыш кына берәр товарны төшереп ватарга мөмкин. Бу очракта үз-үзеңне ничек тотарга? Ватылган товар өчен акча түләргәме?
– Андый чакта иң беренче чиратта тынычлык сакларга кирәк. Бу очракта закон сезнең яклы. Россия Гражданлык кодексының 459 нчы маддәсендә: «Акча түләргә өлгергәнче ялгыш төшереп ватылган товар өчен сатып алучы түгел, кибет җавап бирә», – диелгән. Әйтик, кибеттәге рәтләр буйлап барганда терсәгегез ялгыш кына киштәгә тиеп китеп, андагы шәрабны төшереп ваткансыз, ди. Кибет сездән бу товар өчен түләүне суд аша гына таләп итә ала. Анда ул иң элек бу товарның мерчендайзерның киштәдәге товарларны дөрес урнаштырмавы аркасында түгел, ә нәкъ менә сезнең явыз ниятегез аркасында ватылуын исбатларга тиеш. Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: ГОСТ (ГОСТ Р 51773-2001), төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре (СНиП у 2.08.02–89) нигезендә кибеттәге стеллажлар арасындагы ераклык 1,4 метрдан да кимрәк булмаска тиеш. Мәйданы 100 квадрат метрдан арткан кибетләрдә исә бу ара 2,5 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Әгәр кибет хезмәткәрләре сезнең аңлатуларга колак салмыйча, килеп чыккан күңелсез очракта сезне гаепләвен дәвам иттерсә, шикаятьләр кенәгәсе бирүләрен һәм ватылган товарга акт төзүләрен сорагыз. Соңгысында булган хәлне башыннан ахырына кадәр түкми-чәчми языгыз.

– Күпләр кибеттәге азык-төлекне, аеруча ташламалы продуктларны фотога төшереп, социаль челтәрләргә куярга, якыннарына җибәрергә ярата. Әле бер атна элек кенә халык кибеттәге буш киштәләрне фотога төшереп мәш килде. Болай эшләү дөресме? Сакчы килеп: «Кибеттә фотога төшерергә ярамый», – дип, камераны алып куюны таләп итсә, ни эшләргә?
– Закон кибеттә фото төшерүне тыймый. Россия Конституциясенең 29 нчы маддәсе нигезендә, теләсә кайсы гражданин законлы юл белән мәгълүмат эзләргә, тупларга хокуклы. Сакчы һәм сатучылар еш кына, бу – коммерция сере, дигән булып, кибеттә фотога төшерүне тыймакчы була. «Кулланучылар хокукын яклау турында» федераль законның 10 нчы маддәсендә: «Кибет һәм компанияләр кулланучыга үзе һәм үзе җитештергән товар һәм хезмәтләр турында билгеле бер мәгълүмат тәкъдим итәргә тиеш», – диелгән. Бу мәгълүмат коммерция сере булып саналмый.

– Өйгә кайткач, сатып алынган товарның бозылган икәнлеге ачыкланса, ни эшләргә?
– «Кулланучылар хокукын яклау турында» законның 18 нче маддәсе нигезендә, кибеттән алынган товар кулланылышка яраксыз булып чыкса, сез аны шундый ук, әмма сыйфатлы товарга алмаштыруларын; аны шул ук, әмма икенче маркалы товарга алмаштыруларын; товарны сатучыга кире биреп, түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итә аласыз. Товарның кабы ачылган, яки аның бераз кабып каралган булуы «брак» товарны кире алмаска сәбәп була алмый. Сез товарның бозылган, яраксыз икәнен дәлилләгәннән ары да аны кире алырга теләмәсәләр, ике нөсхәдә шикаять язып, анда барысын да бәйнә-бәйнә тасвирлагыз. Шикаятьнең бер нөсхәсендә булса да шушы кибет вәкиленең имзасы, кабул итү датасы торырга тиеш. Бу нөсхәне үзегездә калдырыгыз. Кибеттә сезнең шикаятьне кабул итүдән баш тартсалар,
оешмага аны почта аша юллагыз. Алар сезгә язмача җавап бирергә тиеш булачак. Моннан тыш Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итеп, сыйфатсыз товарны экспертизага да тапшыра аласыз.

– Кибетләрдә, бәя күрсәткечендә бер төрле хак язылып, кассада
икенче төрле бәя суккан чаклар да еш күзәтелә. Мондый очракта
ни эшләргә?
– Бу очракта иң элек кибет администраторын чакырып, мәсьәләгә ачыклык кертүен сорарга кирәк. Андый чакта, гадәттә: «Безгә әле бүген генә яңа партия товар кайтты, хезмәткәрләр бәя күрсәткечләрен алмаштырырга өлгермәгәндер», – кебегрәк сүзләр ишетергә туры килә. Әмма закон андый аклануларны кабул итми. «Кулланучылар хокукын яклау турында» законның 10 нчы маддәсе (1 пункт) нигезендә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) сатып алучыга товар (эш, хезмәт) турындагы кирәкле мәгълүматны вакытында җиткерергә тиеш. Россия Гражданлык кодексында оферта, ягъни “документлаштырылган тәкъдим” дигән төшенчә бар. Кибетләрдәге бәя күрсәткече нәкъ менә шушы төркемгә керә. Шуңа күрә сатучы сезгә товарны шушы бәя күрсәткечендә язылган бәядән сатарга тиеш. Кибеттәгеләр болай эшләүдән баш тартса, булган хәлне аңлатып, шикаятьләр кенәгәсенә языгыз. Шунда ук администратордан сезнең шикаятькә җавап язуын да сорагыз. Дәлил буларак, бәя күрсәткечен фотога төшерергә дә онытмагыз. Кадрда фотоның төшерелү вакытын, көнен күрсәтеп булса, бигрәк тә яхшы. Роспотребнадзор идарәсенә гариза язарга да мөмкин. Аңа сезнең шикаятькә кибеттән алынган җавапны, бәя күрсәткече фотосы белән чекны да беркетергә онытмагыз.

Реклама

– Кибеткә кергәндә сумка-пакетларны саклау камерасында калдыру мәҗбүриме?
– Мәҗбүри түгел. Күп кенә кибетләрдә «Кибет җитәкчелеге саклау камерасында калдырылган әйберләр өчен җавап бирми» дигән игъланнар очрый. Бу дөрес түгел. Россия Гражданлык кодексының 401 нче маддәсе нигезендә саклаучы саклауга алынган әйберләрнең зыян күрүе, югалуы, ким чыгуы өчен җавап бирә. Сүз уңаеннан, сумкада башка кибеттән сатып алынган товар калган булса да куркырга кирәкми. Кибет администрациясе яки сакчы ни өчен теге яки бу товар өчен акча түләмәвегез белән кызыксынса, аның башка кибеттән алыганлыгын исбатлаучы чекны күрсәтегез. Ул сакланмаса, аны башка кибеттән алуыгызны аңлатып, кирәк икән, видеокүзәтү камерасына төшерелгән язманы карап чыгарга кушыгыз.

– Сакчы димәктән, кайчак кибеттән чыкканда, сакчы сумкада ниләр барлыгын да тикшерә. Аның моңа хокукы бармы?
– Кибеттәге сакчыларны ике төркемгә бүлеп карарга була. Беренчесе – вәкаләтләре артык зур булмаган вахтер-сакчылар. Гадәттә, алар лицензиясез генә эшли. Алар сатып алучыга карата көч, корал куллана алмый. Сумкада ниләр барлыгын күрсәтүне дә таләп итәргә хокуклары юк. Аларның бу таләбенә риза булмавыгызны әйтеп, сөйләшүне полиция хезмәткәре янәшәсендә дәвам иттерергә тәкъдим итә аласыз. Икенче төркемгә хосусый сак оешмасы хезмәткәрләре керә. Махсус белем алып, имтихан тапшырып сакчы таныклыгын алган әлеге кешеләр гадәттән тыш хәлләрдә физик көч, махсус чаралар, хәтта корал кулланырга да хокуклы. Дөрес, бу вәкаләтләр законда язылган очракларда гына кулланылырга тиеш. Әмма сатып алучының сумкасын тикшермәү-тикшерү мәсьәләсендә алар да көчсез. Сакчы, закон бозучыны тоткарлап, полиция хезмәткәре кулына тапшыра гына ала.

– Илнур Илгизович, читкә китү булса да, тагын бер сорау бар. Хәзер ризыкны өйгә китереп бирү хезмәте бик популяр. Карантин шартларында аңа ихтыяҗ аеруча артты. Бер яктан бик уңайлы – вакыт та, көч тә янга кала. Икенче яктан, курьер синең заказны шактый соң китерергә, ризык суынып беткән булырга, порцияләр зурлыгы заказда күрсәтелгәнгә караганда кечерәк булырга да мөмкин. Андый чакта ни эшләргә?
– Башта заказның тиешле таләпләргә туры килмәвен теркәргә кирәк. Моның өчен иң элек өйдәгеләрне сезнең курьердан заказны алган мизгелне видеога төшереп торуларын сорагыз. Кадрда заказдагы әйберләрнең тулу-тулмавы, порцияләр саны, аларның тышкы кыяфәте яхшы күренсен! Җитешсезлекләр табылган очракта, бу хакта шундук курьерга әйтегез. Китереп бирү хезмәтенә дә шалтыратырга онытмагыз. Сөйләшүне яздыру хәерле. Алар, сезнең зарларны тыңлап, мәсьәләне уңай хәл итсә, бик яхшы. Китереп бирү хезмәте белән уртак тел табып булмаган очракта, оешманың электрон почтасына шикаять юллагыз. Аны почта аша хат рәвешендә
җибәрсәгез, яхшырак. Шикаятьтә сезгә тиешенчә хезмәт күрсәтмәүләрен тасвирлап язып, үз таләбегезне төгәл күрсәтергә тырышыгыз. Закон нигезендә алар сезгә ун көн эчендә җавап бирергә тиеш. Моннан тыш Роспотребнадзор идарәсенә дә гариза язарга була. Алар сезнең мөрәҗәгатьне бер ай эчендә карарга тиеш.

Илнур Галиуллиннан тагын берничә киңәш:
— Сатучы, кассада кайтарып бирергә акча булмауны сылтау итеп, сезгә теге яки бу товарны сатудан баш тартырга мөмкин. Әмма бу сатып алучыга хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый. «Сдача» бирү өчен вак акча булмау – хезмәткәрләрнең үз эшенә җавапсыз карау нәтиҗәсе. Вак акча булмаган очракта кибет үзләре белән хезмәттәшлек итүче банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
— Кибеттәге азык-төлекне кассага барып җиткәнче үк ашап, эчеп карау тыелмый. Әмма алар өчен түләргә кирәк. Аерым төр товарларны сату кагыйдәсендә: «Сатучы сатып алучы үтенече буенча заводтан махсус капта чыгарылмаган сыр, казылык һәм ипине кисеп, авыз иттереп карарга бурычлы», – диелгән.
— Кибет хезмәткәрләре тупас кыланган очракта, иң элек администраторны чакырып, мәсьәләгә ачыклык кертүен сорарга кирәк. Ул да ярдәм итмәсә, канәгатьсезлек белдереп, шикаятьләр кенәгәсенә языгыз, Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итегез.

Vatantat

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: