Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Автомобильләрен алыштырырга җыенучыларга файдалы язма

Яңа машина алыр өчен үз машинаңны ничек сатарга?

«Әй, машина-машина, төште минем башыма!» – дип җырлыйлар иде элек. Бүген машинаны сату да, алу да проблема түгел. Һәр гаилә җиңел автомобилен вакыт-вакыт алыштырып тора. Кемдер яңа машинада өч ел йөри дә, гарантиясе чыккач, сатуга куя. Кемдер бер машинада 10, 15, 20 ел да йөрергә мөмкин. Әмма бүген берәү дә элекке кебек бер машинада гомере буе йөрми, алыштырып тора. Кеше машинаны алганда бер шатланса, аны сатканда ике шатлана, диләр.

Бу язмабыз машинасын алыштырырга уйлаган кешеләргә файдалы булыр.

 

Машинаны ничек сатарга?  

Беренче туган сорау: яңа машина алыр өчен үз машинаңны ничек сатарга? Элекке заманда тотылган автомобильне сату баш бәласе иде. Казанлылар һәм якын-тирә районнар Кварталда урнашкан автомобиль базарына барып, анда акча түләп кереп, ниндидер шикле алыпсатар-“перекуплар” янәшәсенә басалар иде. Бу очракта машина сату айлар буена, хәтта бер елга да сузылырга мөмкин. Ул базарда машинаны сату яки алу шактый куркыныч булды, чөнки бәя белән кызыксынучыларның күпчелеге шушы эш белән кәсеп итүче дорфа ирләр. Алар әле дә базарга җиткәнче юл буенда кул күтәреп торалар. Берсендә кызык өчен туктадым. Машинама сорамый-нитми этешә-төртешә дүрт мужик кереп утырды. “Әйдә йөреп карыйбыз,” – диләр. “Машинадан чыгыгыз, шушы урыннан кузгалмыйм да”, – дидем.  

Бүген исә машинаны цивилизацияле рәвештә матур гына сатып җибәрү мөмкинлекләре бар. Интернетта онлайн-мәйданчыклар эшли. Әйтик, Avito.ru, Youla.ru кебек бушлай игълан сайтлары. Аuto.ru, Drom.ru автомобиль сайтлары. CarPrice.ru дигән онлайн-аукцион. Соңгысында бөтен ил буенча алып сатарлар аукцион рәвешендә сезнең машинагыз өчен үз бәяләрен бирәләр. Дөрес, бу бәяләр сезне кәнәгатьләндерерлек булмаска мөмкин. Әлеге аукцион машинаны бик тиз арада әмма арзанрак бәягә сатучылар өчен кулай. Интернеттан тыш автомобильне “оффлайн” сату мөмкинлекләре дә артты. Элек яңа машиналар сату белән генә шөгыльләнгән автосалоннар, рәсми дилерлар хәзер тотылган автомобильләр дә сата. Алай гынамы, бер ай элек Казанны урап узучы М7 трассасында тотылган машиналар сату буенча Идел буенда иң зур сәүдә үзәге – “ТрансТехСервис” компаниясенең мегамоллы ачылды (иң зур сәүдә үзәге дип тәрҗемә ителә). Аны рәсми рәвештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Монда елына 24 мең машина сатарга планлаштыралар. Ангар хәтле 7 бина булачак. Әлегә шуның дүртесе эшли. Уңайлы булсын өчен машиналар бәяләр буенча бүленгән: 1) 500 мең сумга кадәр 2) 500 мең - 850 мең сум 3) 850 мең - 1,2 млн 4) 1,2 млннан артык.  

Казанда, шулай ук “ТТС”ның төп көндәше “КАН АВТО”, “Автосеть.РФ” (элеккеге “Апельсин”) һ.б. автосалоннар да тотылган машиналарны күпләп сата һәм сатып ала. Мондый салоннар белән эш итү күркынычсызрак. Сезнең машинагызга 1 сәгать эчендә диагностика ясыйлар һәм төгәл бәя бирәләр. Алар шул бәягә машинагызны бүген үк сатып алырга риза. Тик бу бәя дә сезгә әз күренергә мөмкин. “Бәя” ул шундый сәер әйбер: сатучыга гел ким күренә, ә алучыга – артык кебек. Эш шунда ки, автосалоннар өчен аерым бизнес бу. Алар халыктан тотылган машинаны арзан бәягә сатып ала, матур итеп юа, полировка, химчистка ясый, вак ремонт эшләрен башкара һәм кыйммәт бәягә сатуга куя. Машинаңны автосалонга сатарга мөмкин яки “трейд-ин” схемасы буенча яхшыракка алмаштырырга.  

 

Яңа машина алыргамы яки тотылганымы?  

Тотылган машины автосалоннан алу өстенлеге шунда, монда машинаның кимчелекле якларын, без күрмәгән гаепләрен ачыктан-ачык әйтеп саталар. Бәясе, бәлки, кыйммәтрәк күренергә мөмкиндер. Әмма бәя машинасына карап куелган булыр, алдау юлы белән түгел. “Авито”, автобазарда, бәлки, мондый машинаны арзангарак та табып булыр иде. Әмма автосалонда сервис, куркынычсызлык һәм әзме-күпме гарантия өчен түлибез. Һәм тагын бер зур плюс: базардан аермалы буларак, автосалонда тотылган машинаны кредитка алып була. Шунысын да әйтергә кирәк, автосалон менеджерына гына ышанмыйча, машинаны үзегез дә тикшереп карагыз. Интернетта һәр машинаның VIN-код буенча “биографиясе” языла хәзер. Авариягә эләккәнме? Кайсы җире бәрелгән? Буялган? Залогта тормыймы? Юридик яктан чистамы? Бу мәгълүмат 2015 елдан башлап теркәлеп бара. Ягъни, 2016 елда булган аварияне күрерсез, ә 2014 елгысын күрә алмассыз. Интернетта бу төр мәгълүматны бирүче сайтлар шактый күп. Түләүлеләре дә, түләүсезләре дә бар.  

Тотылган машиналар автосалонында сайлау мөмкинлеге бик зур. Базардагы кебек һәр машинаны карап йөрсәгез, бик тиз арачаксыз. Шуңа күрә иң башта кирәк модельләрне автосалон сайтыннан сайлагыз. Марка, модель, елы, километражы, төсе – барысын да күрсәтеп сезне кызыксындырган 4-5 машинаны аерып куегыз. Һәм автосалон менеджеры белән конкрет шул машиналарны барып карагыз. Күп очракта, тотылган машиналарның бәяләре конкрет була һәм автосалон сатулашмый. Әмма машина озак сатылмаса, аның бәясен әкренләп киметәләр. “Бер машинаның сату срогы якынча 1 ай” – диде безгә “ТТС”та эшләүче менеджер егет. Шушы бер ай эчендә машина сатылмаса, аның бәясе төшеп, арзан бәядән китәчәк. Шул рәвешле машинаның бәясе төшкәнен көтеп йөрүче клиентлар да бар. Алар сайттан бәяне күзәтеп тора. Әмма бу очракта теләгән машинаңны башка клиент эләктерергә мөмкин.  \

Яңа машина алыргамы, әллә тотылганнымы? Бу турыда бәхәсләр мәңгелек. “Яңаны алганчы, мин 2-3 ел йөргән тотылган яхшы машина алам”, - ди кайберәүләр. Чөнки автосалоннан чыгуга ук өр-яңа машина үзенең бәясен фәлән процентка югалта. Бу чыннан да шулай. Яңа машина автосалоннан чыгуга ук тотылган машина санала башлый. Өстәвенә, йөргән автомобильне алганда, аның инде сигнализациясе, ковриклары, картер саклагыч элементлары, кышкы тәгәрмәчләре була. Ә яңа машинага боларның барысын да яңадан аласы бит. Әлбәттә, яхшы чит ил машинасы өчен 2-3 ел “стаж”, 30-40, хәттә 80 мең “пробег” күп саналмый. Шуңа күрә яңа машинага альтернатива буларак тотылган машина алырга теләүчеләр бик күп.  

Әмма бөтен кеше тотылган машина алса, яңа машиналар бөтенләй сатылмас иде бит. Әле, өстәвенә, халыкта акча юк, хезмәт хаклары артмый, дип сөйләп торалар. “ТТС” компаниясенең генераль директоры Вячеслав Зубарев әйтүенчә, гомумән, автомобиль базары - ул икътисадның бер барометры шикелле. Икътисад тотрыклы торса, кешеләр иртәгәге көнгә ышаныч белән яшәсә, автомобильләрне бик теләп алалар. Ә инде хезмәт хаклары бик үсми торган вакыт, борчулы икътисади вәзгыять булса, алдагы көнгә ышаныч булмаса, кешеләр нәрсә бар шунда йөреп тора, машина алыштырырга атлыгып тормый. Зубарев әйтүенчә, машина алу буенча фикер йөртсәк, бүгенге көнебез һәм алдагы көннәр бик үк өметле түгел. Шуңа күрә кешеләр яңа машина алганчы, тотылган машина алуга күчтеләр дә инде.  

Бу хәлдә яңа машиналар сатучы автодилерлар да төрле кызыксындыру чаралары уйлап табарга мәҗбүр. Бүген алар төрле ташламалар бирә, кызыксындыру чаралары уйлый. Мәсәлән, “трейд-ин” схемасы буенча машинаңны тапшырганда яңа машинага ташлама бирергә мөмкиннәр. Мисал өчен, шушы көннәрдә танышыбыз “Хёндай”   автомобиле сатып алды. Аның өчен ул үзенең иске “Опелен” тапшырды. Бу “Опель”не «Авито»да 380 меңгә дә алмаганнар иде. Ә “трейд-ин”да 315 меңгә бәяләделәр һәм шуның өчен яңа машинага 100 мең сум ташлама ясадылар. Димәк, клиентка барыбер файдага кала. Бу “Опель”не автосалон 315 меңгә алып, чистартып-матурлап, үзенең тотылган автомобильләр салонына 420 мең сумга чыгарып бастырды. Мондагы сатучылар әйтүенчә, башта зур бәя куела, вакыт узу белән машинаның бәясе кими, әйтик, бер атнадан бәясен төшерергә мөмкиннәр. Бу “Опель” озак тормады булса кирәк, чөнки игълан сайттан алынды. Димәк, 420 меңгә алучы табылган, гәрчә шул ук машина “Авито”да бер ай буе 380 меңгә эленеп торды. Менә шундый кызыклар! Бу кеше әлеге машинаны “Авито”да күрмәдеме? Әллә күреп тә кулдан алырга курыктымы? 40 мең сумын югалтты...

 

Яңа машина алабыз  

Тотылган машиналар автосалоныннан аермалы буларак яңа машина сатучылар белән сатулашырга мөмкин. Ул очракта алар өстәмә ташлама ясый ала, сигнализация, кышкы тәгәрмәчләр, яки башка өстәмә җиһаз бүләк итәргә мөмкин. Бу бүләкләр бик тә ярап тора. Клиент өчен шунысы да бик отышлы, Казанда һәм кайбер зур шәһәрләрдә теге яки бу марканың ике дилеры эшләп килә. Конкуренция бар дигән сүз! Бер салонда бәяне санатыгыз да, көндәшләренә барып “менә күрдегезме миңа нинди шәп тәкъдим ясадылар” дип “котыртыгыз”. Һичшиксез, болар да бәяләрен киметәчәк. Һәр брендның прайс бәясе бар. Ул бөтен Россия буенча бер үк. Дилерлар исә шул прайс бәясеннән күпме ташлама ясый ала, шул кадәр ясый. Һәр автосалонда менеджер белән дә, директор белән дә сөйләшергә була, алар сезгә машинаны сату ягында. Сез клиент, сатулашыгыз!  

Яңа машина алуның тагын бер уңай ягы – гарантия. Гадәттә, яңа машиналарга 3 елга яки 100 мең чакрымга гарантия бирелә (кайсы факт тизрәк килеп җитүгә карап). Әмма гарантия саклансын өчен дилерда тиешле техник хезмәт (ТО) башкару мәҗбүри. Алар, гадәттә, 15 мең, 30 мең, 45 мең чакрымнар узгач эшләнә. Дилерда бу хезмәт шактый кыйммәт, таныш-белештә фильтр һәм май алыштыру арзангарак чыгар иде. Әмма гарантия саклау өчен күпләр ТО-ны дилерда узарга мәҗбүр. 3 ел узгач, әлбәттә, май алыштырыр өчен дилерга бару мәгънәсез.  

Кайбер автосалоннарның һәм дилерларның бергә эшләгән партнер-банклары бар, әгәр автомобильне кредитка аласы булсагыз, алар өстәмә ташлама ясарга мөмкиннәр. Кайвакыт машинаны кредитка алу файдалырак та булырга мөмкин. Кайберәүләр бу хәйләне белеп алып, бу ташламалардан файдалану өчен кредитка машина ала да, икенче айны ук ябып куя. Әмма кредит алганда бик сак булырга кирәк. Чөнки күп кенә автосалоннарда кредитка “үтмәс тауар” өстиләр. КАСКО иминиятләштерүе анысы табигый. Аны ким дигәндә бер елга алырга туры килер. Әмма кайбер банклар тормышыңны иминиятләштерүне дә мәҗбүр итә. Мондый мәҗбүриләү законлы түгел – белеп торыгыз! Ул төр иминиятләштерүдән баш тартырга мөмкин. Еш кына банклар “карта помощи” кебек чүп әйберләр тага. Имеш, юлда ватылып калсаң, сине килеп коткаралар. Тагын бер “үтмәс тауар” – банк картасы. Имеш, аның белән кредит түләү уңайлырак. Әлбәттә, карта бушлай түгел, аның еллык хезмәте өчен акча алына. Банктан sms алу хезмәтенә дә ризалашмагыз, анысы да, гадәттә, түләүле. Болар барысы да бер кирәксез хезмәтләр. Күпләр болар хакында белми дә, чөнки кредит кәгазьләрен рәсмиләштерүче кызлар бу хакта әйтеп тә тормый, әлеге хезмәтләрне кредит эченә “төреп” бирәләр. Еш кына клиент боларны бер айдан соң беренче түләү вакытында гына белеп ала. Шуңа күрә кредит алганда барысын да калькулятор белән санагыз, өстәмә “сюрпризлар” төреп бирмәсеннәр. Һәм банк кызларыннан өстәмә түләүләр юкмы монда дип кат-кат сорагыз.  

Ә инде яңа машина алумы, тотылган машина алумы - монысы һәр кешенең үз эше. Әмма бүгенге көндә яңа машинаның да бәясен киметә һәм арттыра торган факторлар бар. Әйтик, ел ахырында бәяләр түбәнрәк булырга мөмкин. Ә инде ел башыннан 2020 елда чыккан машиналар, әлбәттә, кыйбатрак булачак. Аның каравы, 2020 елда 2019 елгы сатылмый калган машиналар арзанрак булырга мөмкин. Әйтергә кирәк, күптән түгел Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев утильләштерү җыемнарының күләмен арту турында канун имзалады. Бу хәл, һичшиксез, машина бәяләрен арттырачак. Беренче чиратта, сүз яңа машиналар турында бара. Яңа машиналар кыйммәтләнсә, кешеләр тотылган машиналар алу ягына авышачак. Шуңа да бөтен плюсларны һәм минусларны исәпләп, дөрес фикергә килегез. Сезгә әлеге вакытта машина алыштыру кирәкме? Яңаны аласызмы? Тотылганнымы? Бөтенесен бизмәнгә салып үлчәгәч кенә төгәл карарга килегез. Барыгызга да хәерле юллар! 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев