Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бүләк ителгән бәйләмдәге роза чәчәген тамыр җәйдерүнең җиңел ысулы

Чәчәк бәйләме бүләк иткәч, розаларны чыгарып ташларга ашыкмагыз.

Роза — чәчәкләр патшабикәсе. Бүләк ителгән гөлне тамыр җәйдереп, өйдә саклап калырга була. Бу турыда киңәшләр сайтында хәбәр ителә.

Башта роза ботагының яхшырагын сайлап алыгыз. Аннары ботакның бөре чыккан урынын калдырып, 10-15 см озынлыкта нәни чыбыклар кисеп алыгыз. Моның өчен очлы пычак кулланыгыз. Чыбыкның өсте белән астын бутамагыз. Астан өскә таба үсә икәнен истән чыгармагыз.

Роза чыбыгын тамыр җәйдерү өчен алоэ вера гөлен файдаланырга кирәк. Алоэ вераның бераз өлешен кисеп алыгыз. Яфракны уртага ярыгыз. Алоэ гөленең барысы да роза ботакларын тамыр җәйдерми. Алоэ вера видео кадрларында күрсәтелә.

Реклама

Роза ботакларының кисемнәренә яхшылап алоэ вера согын сылагыз.

Кечкенә генә савытка дымлы туфрак салыгыз. Тишекләр ясап, роза ботакларын шунда тыгып куегыз. Төбен тыгызлагыз.

Савытны пакетка салып, тыгызлап ябыгыз һәм җылы урынга куегыз. Ачмагыз, су сипмәгез. Ике атна чамасы вакыт узгач, роза ботаклары тамыр җәеп җибәрер, диелә хәбәрдә.Бүләк ителгән бәйләмдәге роза чәчәген тамыр җәйдерүнең җиңел ысулы.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев