Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Бәрәңге базда ук шытса...

Орлыкка дип саклаган бәрәңгедә кайвакыт ак озын шытымнар үсеп чыга. Андый бәрәңгене утыртырга ярыймы?

Орлыкка дип базга салган бәрәңгенең вакытыннан алда үреп ятуы бик әйбәт түгел. Күрәсең, базда бик җылы һәм юеш булгандыр. Сезгә бары тик бәрәңгене шытымнардан чистартырга һәм базыгызда температураны төшерергә генә кала. Баз эче бераз салкынайсын өчен аны кичтән яки төнлә ачык тотарга кирәк.

Орлыкка дигән бәрәңгене 2,5-4 градуста саклыйлар.

Реклама

Язын, утыртырга 25-30 көн кала, әгәр уңышны иртә алырга уйласагыз, бәрәңгене 18 градус җылылыкта якты урында шыттырырга киңәш ителә. Бу очракта саклый торган урында төнлә 6 градустан да салкын булмаска тиеш. Әгәр инде болай итеп шыттырыр өчен мөмкинлек юк икән, утыртырга 5-6 көн кала, бәрәңгене тартмаларга салып, җылы, якты урынга куярга кирәк.

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев