Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Буыннар сызлауны басар өчен нишләргә?

Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә буыннары сызлап җәфалана. Әлбәттә, авыру башлангач та, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Аның белән киңәшләшеп халык медицинасын файдалану яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен кирәкле үләннәрне җәй көне җыеп, киптереп куярга мөмкин. Мәсәлән, әрекмән яфрагын суда чылатып, авырткан буыннарга ябалар.

Артрит вакытындагы авыртуны ат каштаны чәчәге төнәтмәсе дә баса. Моның өчен 20 грамм чәчәккә 0,5 литр аракы салалар. Төнәтмәне ике атна чамасы тоталар. Аны эчәргә ярамый, бары тик уыныр өчен генә кулланалар. Артрит, полиартрит белән авыручыларга җир җиләге, чияне сөткә салып ашау да файдалы.

Shahrikazan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев