Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Иммунитетны ныгыта торган арзанлы ризык - нәрсә ул?

Вируслы авырулар ияртмәс өчен, беренче чиратта, иммунитет нык булырга тиеш.

Табиб иммунитетны ныгыту, арыганлык хисен бетерү өчен диңгез кәбестәсе ашарга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Самара Диетология һәм диетотерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург иммунитет нык булсын өчен диңгез кәбестәсе ашарга куша. Ул консервланган да, чипсы рәвешендә дә булырга мөмкин. Табиб сүзләренчә, бу ризыкны бөтен кеше сатып ала ала, ул арзанлы продукт.

Диңгез кәбестәсе, икенче төрле ламинария, хроник арыганлык хисен дә бетерергә ярдәм итә. Чөнки аның составында йод матдәсе күп күләмдә була.

Реклама

«Диңгездән ерак төбәкләрдә яшәүчеләрдә йод дефициты була. Бу исә калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга китерә, гипотиреоз авыруы куркынычы туа. Бу авыруның беренче билгесе — даими арыганлык халәте», — дип аңлата Гинзбург.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев