Актаныш

Хәлсезлектән ничек котылырга?

Әгәр тиз арыйсыз икән, димәк, сезнең туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Азык-төлек организмга көч кертергә, нервларны тынычландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.

Күрәгә белән йөзем йөрәк һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җиләк-җимешләр калий, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.

Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара. Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәк эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системаны ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга булыша.

Реклама

Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.

Югарыда күрсәтелгән файдалы ризыкларны куллансагыз, иммунитетыгыз нык, энергиягез ташып торыр.

Shahrichalli

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: