Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

КИЧКЕ АШКА- АТ ИТЕННӘН ПӘРӘМӘЧ!

Иң тәмле пәрәмәчләре, риваятьләре, уңган остабикәләре һәм өйләнмәгән чибәр егетләре белән дан тоткан Пенза өлкәсе Кочалейка авылыннан Сафия апа Еникиева җирле татар халкы пешергән пәрәмәч, ә аларча әйтсәк, пәрәмәчәне пешереп күрсәтте.

Пешерү өчен: 1 литр сөт, 4 йомырка, он, тоз, шикәр, чүпрә, ат ите, ат яки көнбагыш мае кирәк.

Пәрәмәч рецепты:

1) Бер литр сөтне җылытабыз. Аңа дүрт йомырка, чеметеп тоз, шикәр, чүпрә салабыз, барысын бергә он куша-куша болгатабыз. Камыр кулдан төшкәнче басабыз.


2) Эчлек өчен ат итеннән фарш ясыйбыз. Камыр әзер булгач, бераз ял иттерәбез.

3) Камырны тигез итеп җәябез. Тигез түгәрәк формаларга бүлеп чыгабыз. Уртасына ат итеннән фарш бүлеп салып чыгабыз һәм бармаклар белән матур форма кертәбез.

4) Пәрәмәчне ат яки симәнке мае салынган табада кыздырабыз.

 Сафия апа пәрәмәчнең уртасына йә май салып, йә катыкка манып ашарга өйрәтте. Пәрәмәч, пилмәнне алаша (ат) итеннән генә ясыйлар. Шуңа күрә тәмлерәк тә була, ди. Сүз уңаеннан, пәрәмәчәне иттән тыш, эремчектән (Пенза татарларынча, мөшкедән) дә пешерү киң таралган.

Ялган булмас, бар нәрсә дә бал да май иде — телеңне йотарлык! 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/24-07-2021/penza-tatarlaryny-tele-ne-yotarlyk-syylary-at-itenn-n-p-r-m-ch-retsepty-5831312

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев