Реклама
Бик исле әйберләрне ярмалар янына куймагыз.
Ярмаларны дөрес сакламасаң, алар кортларга да мөмкин. Озак сакласаң, ярманың тәме бераз бозылуы ихтимал. Ярманы пыяла яки керамика савытта саклау хәерле. Керамика яктылык уздырмый, ә пыяла савыт корткычлардан саклый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Ярма «суласын» өчен капкач урынына тукыма файдаланырга кирәк. Аны савытның башына резинка белән беркетеп куегыз.
Ярмалар караңгы һәм коры урында торсын. Һава температурасы 18 градус җылылыктан артмау хәерле.
Солы, манный, перловка һәм тары ярмасын салкынча урында саклагыз.
Корткычлар иярмәсен өчен ярмаларны табада бераз кыздырып алучылар яки бер тәүлеккә туңдыргычка куеп торучылар да бар.
Һәр ярманың саклану вакыты була. Иң озак саклана торган ярма — парландырылган дөге.
Әгәр ярмада корткычлар барлыкка килсә, аны ашарга ярамый. Корткычлардан чыккан токсик калдыклар азык-төлекне агулый. Шуңа күрә мондый ярманы шундук ташлагыз, савытын яхшылап юыгыз, башка ярмаларны тикшерегез, диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз