Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Лимонлы су эчүнең чыннан да файдасы бармы?

Лимонлы су зарарлы газировкаларга алмаш була ала.

Испания диетологы Айтор Санчес ач карынга лимонлы су эчүне бөтен авырудан да дәва дип санамаска куша. Бу хакта «La Vanguardia» газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, лимонлы суның дәвалау үзлекләре артык күпертелгән һәм күп очракта ялган да.

Белгеч әйтүенчә, организм детоксикациясе (токсиннардан чистарыну) бөер һәм бавыр кебек мөһим органнарның эшчәнлегенә бәйле, ә нинди дә булса аерым продуктлар ашауга, эчүгә карамый.

Моннан тыш, лимонлы гади су иммунитетны да күтәрми һәм яман шештән дә саклый алмый, дип өстәде диетолог.

Белгеч әлеге популяр «коктейль» белән артык мавыкмаска киңәш итә. Чөнки ул тешләрнең эмален какшата.

Шулай да, Санчес әйтүенчә, лимонлы су зарарлы газировкаларга алмаш була ала. Әмма аннан нинди дә булса дәвалау нәтиҗәсе көтәргә кирәкми.

<a href="https://intertat.tatar/news/questions_answers/02-03-2020/limonly-su-ech-ne-chynnan-da-faydasy-barmy-5726235">Чыганак</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев