Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гәзит турында

Актаныш районында 1932 елның август аеннан "Колхоз ударнигы" исемле район газетасы чыга башлый. 1962 елда район Минзәләгә кушыла. 1965 елда Актаныш тагын мөстәкыйль район булып оешкач, район газетасы "Игенче даны" исеме белән атнага 3 тапкыр нәшер ителә башлый. 1998 елда "Актаныш таннары"на алыштырыла. Ә 2002 елда исә "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге"...

Актаныш районында 1932 елның август аеннан "Колхоз ударнигы" исемле район газетасы чыга башлый. 1962 елда район Минзәләгә кушыла. 1965 елда Актаныш тагын мөстәкыйль район булып оешкач, район газетасы "Игенче даны" исеме белән атнага 3 тапкыр нәшер ителә башлый. 1998 елда "Актаныш таннары"на алыштырыла. Ә 2002 елда исә "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" дәүләт учреждениесенә үзгәртелә. Аның карамагына "Актаныш" радиосы һәм "Актаныш авазы" телевидениесе дә керә. 2008 елдан "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге " дип атала.
Газетаның беренче мөхәррире Г.Һадиев (1932 ел) була. Соңыннан мөхәррир вазыйфасын Исмәгыйль Мусин (1932-1933 еллар), Г.Һадиев (1933-1934), А.Шәрәфетдинов (1934-1935 еллар), Г.Фәрхетдинов (1935-1937 еллар), Фазулла Заһидуллин (1936-1943 еллар), Фәйрүзә Атнагулова (1943 елның октябренә кадәр), Сорур Хәйруллина (1944-1945 еллар), Әслах Гаязов (1945-1949 еллар, Әминә Акмалова (1949-1957 еллар), Мирзариф Хөснимәрдәнов (1957-1959 еллар), Вагыйз Малихов (1959-1962 еллар), Надил Мөхәмәтов (1965-1977 еллар), Рафис Шәехов (1977-1978 еллар), Дамир Мирзаянов (1978-1981 еллар), Рафис Шәехов (1981-1996 еллар), Рәшидә Ахмирова (1996-2001 еллар), Илсур Тимеров (2001-2004 еллар) башкарган. 2004 елдан "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" белән Нурулла Нурлыев җитәкчелек итә.
Район газетасы каршында 1957 елның октябрь аенда "Агыйдел дулкыннары" әдәби түгәрәге оеша. Түгәрәк соңрак әдәби берләшмәгә әверелә.
Җирлектәге хезмәтчәннәрне коммунистик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше һәм район газетасының беренче саны чыгуның 50 еллыгы уңаеннан 1982 елда "Игенче даны" газетасы ТАССРның Югары Совет президиумы тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

2005 елда "Актаныш таңнары" газетасы ТРда торак-коммуналь хуҗалыгы реформаларын һәм модернизацияле яктырту буенча үткәрелгән республика конкурсыңда I урынны яулады. 2006 елда авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлекле һәм аның барышын яхшы яктырткан өчен район газетасы дәүләт статистика федераль хезмәте территориаль органының Рәхмәт хатына лаек була.
"Татэнерго" ААҖнең ТР Журналистлар берлеге белән берлектә респу¬бликадагы массакүләм-мәгьлүмат чаралары арасында үткәрелгән "Күпкырлы энергетика" конкурсында ел саен алдынгы урын яулана.
2007 елда журналистларның "Аграр көч - каләм көче" дигән республика бәйгесендә диплом белән бүләкләнде.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырылган "Кеше һәм закон" конкурсында мөхәррият 2008 елда II урынны, 2010 елда I урынны, 2011 елда II урынны яулады.
ТР Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан уздырылган "Щит и перо" конкурсында 2010 елда "Актаныш таңнары" газетасы Диплом белән бүләкләнде.
Районда үзешчән сәнгать коллективлары смотрында катнашып, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы 2010-2011 елларда район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Актаныш" радиосы 2002 елда "Татарстан дулкынында" VII телерадиокопанияләр фестивалендә, 2005 елда "Татарстан дулкынында" VIII телерадиокомпанияләр фестивалендә диплом белән бүләкләнде.
2010 елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәргән "Кеше һәм табигать" республика конкурсында II урын, 2011 елны I урын алды.
ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең Рәхмәт хаты 2011 елда бирелде.
"Актаныш авазы" телевидениесе 1998 елда рәсми төстә эшчәнлеген башлый. 2005 елдан цифрлы форматка күчә.
Район тормышын һәрьяклап яктыртучы тапшыруларны җирле халык кына түгел, күрше Башкортстан Республикасында, Удмуртиядә дә көтеп алалар, яратып карыйлар.
Актаныш телевидениесе "Татарстан дулкынында" телерадиокомпанияләр фестивалендә берничә тапкыр җиңү яулады.
IV, V һәм Х фестиваль.
2006 елда ТР Төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы конкурсында II урынны алды.
ТР Эчке эшләр министрлыгының "Ышаныч һәм иминлек" конкурсында 2 тапкыр III урынга лаек булды.
Т. (8-85552), 3-09-29, 3-15-48, 3-15-47.
Адрес: ТР, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 49.
E mail: airs16@mail.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев