Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

ПОМИДОР БЕЛӘН АЛМАГЫЗ ӨЛГЕРДЕМЕ- ТОМАТ ПАСТАСЫ ЯСАГЫЗ

Томат пастасын бик яратып ясыйм, чөнки ашарга әзерләгәндә бик күп тотыла. Бик тәмле дә, куе да килеп чыкты, төсе дә матур. Бер авырлыгы да юк икән. Бәлки берәрегезнең ясап карыйсы килер.

Томат пастасы рецепты

3 кг помидор, 600 гр алма, 2-3 баш зур суган, 4-5 тырнак сарымсакны эре итеп турап кайнарга куябыз. 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, борыч, лавр яфрагы, укроп орлыклары яки сабаклары өстибез. Башка тәмләткечләр дә өстәргә мөмкин. 1 сәгать кайнатабыз. Әзер массаны, бераз суынгач, вак тишекле иләк аша төеп чыгарабыз. Шуңа 50-70 гр.алма серкәсе салып массаның 1/3 өлеше кимегәнче кайнатабыз.

Реклама

Стериль банкаларга тутырабыз да, тимер капкачлар белән ябабыз.

 Ә сез ничек ясыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев