Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Гәзит хезмәткәрләре

Илназ Наил улы Хөҗҗәтов 1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе директоры. 2002 елдан кабат Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара, ә...

Илназ Наил улы Хөҗҗәтов

1977 елның 6 июлендә Аккүз авылында туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын ул 1999 елда Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем укытучысы булып башлый. 2001-2002 уку елында - Уразай урта мәктәбе директоры. 2002 елдан кабат Актанышның 1 нче мәктәбендә рәсем дәресләре алып бара, ә 2006 елдан шул ук мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкара.
Тормыш иптәше Гөлназ белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.


Гомәрова (Сәлахова) Филиза Васим кызы.

1966 елның 31 августында ТР Актаныш районы Күҗәкә авылында туа. 1984-1989 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.
1989 елдан Актаныш район газетасы редакциясендә эшли.
Төрле темаларга яза. ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.


Тел.: 3-15-44


Зәкиева Рәмзия Тәкый кызы.

Директор урынбасары - җаваплы сәркатип. Актаныш районы Иске Җияш авылында туа. Югары белемле, 1981 елда Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә эше һәм библиография факультетын тәмамлый. 1990 елдан эшчәнлеге журналистика белән бәйле. Республика профсоюзларының "Яңа Аваз" һәм "Профсоюзный вестник" газеталарында, Чаллы шәһәренең "Таң йолдызы" газетасында, Чаллы шәһәре теле-радиотапшырулар редакциясендә эшли.
"Актаныш таңнары" газетасында 1998 елның 12 октябреннән хезмәт куя.

Тел.: 3-15-47.

Ибраһимова Рузилә Рифкать кызы.

1974 елның 30 ноябрендә Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туган. 1997 елда КДУның журналистика социология һәм психология факультетын тәмамлаган. Шул елны районда чыгучы "Актаныш таңнары" газетасына журналист булып эшкә урнаша. Мәгариф, медицина, экология темаларына яза.

Тел.: 3-15-44.


Минһаҗева Дәлия Әзһәр кызы.

1966 елның 21 июнендә Актаныш районы Яңа Балтач авылында туган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы-хисапчы белгечлеге ала. 2003 елның 14 маеннан "Актаныш таңнары" район газетасында хисапчы-кассир вазыйфасын башкара.

Тел.: 3-15-44.


Фәрдиева Таңсылу Фирдәвис кызы.

1981 елның 19 сентябрендә Башкортстан Республикасы Илеш районы Илеш авылында туган. 2001 елда "Уфа полиграфия лицеен" тәмамлап, шул ук елның 16 апрелендә "Актаныш таңнары" газетасы редакциясенә эшкә урнаша.

Редакциядә газетаны җыючы оператор булып эшли.


Мөхәмәтдинова Айсылу Фирдәвис кызы.

1981 елның 19 сентябрендә Башкортстан Республикасы Илеш районы Илеш авылында туган. 2001 елда "Уфа полиграфия лицеен" тәмамлап, шул ук елның 16 апрелендә "Актаныш таңнары" газетасы редакциясенә эшкә урнаша.

Редакциядә газетаны версткалаучы оператор булып эшли.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев