Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Шешәгә йомырка тутырып буламы?

Шешәгә йомырка тутыру буенча лайфхак.

Авылдан йомырканы күп итеп, ватмыйча алып килүнең бик уңайлы ысулы бар икән. Йомырканы тар авызлы шешәгә тутырып йөртү, әлбәттә инде, беренче булып кытайларның башына килгән. Бу лайфхакны сезгә дә өйрәтәбез.

  1. Судан бушаган 5 литрлы шешәне әйбәтләп юып, корытыгыз.
  2. Шешәнең өске өлешендә 10-15 см биеклектә кул сыярлык «ишек» ясагыз. 
  3. Йомыркаларны сак кына әлеге "ишек"тән шешәгә тутырыгыз. 
  4. «Ишек”кә җиткәч, шешәне кыегайтып, йомыркаларны тутыруны дәвам итегез.
  5. Соңыннан ишекне ябып скотч белән ябыштырып куегыз.

 

Бер шешәгә 50гә якын йомырка сыя.

Intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев