Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Илне дә сакларга өйрәнәләр, экологияне дә кайгырталар

17 нче апрельдән 17 июньгә кадәр Татарстанда “Чиста урманнар” акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларында Актаныш районы территориясендә урманнарны чистарту буенча төрле чаралар уздырыла. Шушы көннәрдә әлеге эшкә кадет интернат мәктәбе укучылары да кушылды.

 

       Югары Богадыдагы Агач питомнигы җитәкчесе Альберт Гардиханов иң элек укучыларга эш тәртибен аңлатты. Узган ел утыртылган агач үсентеләре яхшылап үсеп китсен өчен аларны чүп-чардан арындыру кирәк. Әлеге эшкә укучылар зур теләк белән алынган.

Евгений Шестаков

                  Югары Богады авылында урнашкан питомникта үсентеләрне карау- тәрбияләү эшенә кадет мәктәбе укучылары җәлеп ителгән. Кызлар-егетләр урманнарны чистарту безнең төп бурычыбыз дип саный. Юстина Исламова да үзенең туган көнендә урманчыларга ярдәм итәргә дип килгән.

Юстина Исламова

Кадет мәктәбе укучылары районыбыз урманчыларына һәрдаим ярдәмгә килә. Ел әйләнәсе алар агач утырту, питомникны чүп-чардан арындыру, урманнарны чистарту кебек эшләрдә катнаша.

Нәгыйм Хөҗҗәтов

Тәрбияче

Югары Богады авылы урманга терәлеп үк урнашкан. Электән авыл халкы тарафыннан хуҗалыкта җыелган чүпләрен бирегә түгү күренешеләре күзәтелсә дә, халык хәзер әкренләп тәртипкә өйрәнеп килә. моны авыл өлкәннәре дә куәтли.

Мөзәккирә Сәфиуллина

Флүрә Вәлиева

Чиста урманнар акциясенә кушылып кадет мәктәбе укучылары урманнарны чүп-чардан арындыруга үз өлешен кертте. Урманда ташлап калдырылган пластик шешәләр һәм башка чүпләрне капчыкларга тутырып, махсус урынга урнаштырды.

Альберт Гардиханов

Агач питомнигы җитәкчесе

Акция кысаларында урманнада чистарту өмәләре уздыру планлаштырылган. Аларның төп максаты урманнарны читсарту гына түгел, үсеп килүче яшь буынга экологик тәрбия бирү дә булып тора

 

 

                     

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев