Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

ВЕНЕРА РАЯНОВАДАН БИК ТӘМЛЕ АБРИКОСЛЫ ТОРТ

Җәйге нигъмәтләрдән райондашыбыз уңган хуҗабикә Венера Раянова бик тәмле торт-пироглар әзерли.Аның рецептларын туганнары, дуслары яратып куллана. Үзем дә абрикос пешеп базар-кибетләрдә күренә башлауга тизрәк шушы тортны пешерәм. Сез дә авыз итеп карагыз әле!

ВЕНЕРА РАЯНОВАДАН АБРИКОСЛЫ ТОРТ 


Камыр өчен кирәк була: 
150 гр ак май; 
100 гр. шикәр комы; 
3 йомырка; 
2 чәй кашыгы разрыхлитель; 
350-400 гр он. 
Эчлеккә: 
2 кап эремчек; 
150 гр шикәр комы; 
2 чәй кашыгы ванилин; 
200 гр сливки; 
50 гр крахмал(1 аш кашыгы чамасы); 
3 йомырка. 


Камырны җәябез, табага салабыз, кырыйларын күтәртәбез. Камыр өстенә урталай киселгән абрикосларны тезәбез. Өстенә алдан әзерләнгән эчлекне агызабыз. Камыр читләрен матур итеп бөгеп чыгабыз. 180-200 градус кайнарланган мичкә тыгабыз. 45-50 минуттан торт әзер. 


Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев