Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

ЫЛЫС БОТАКЛАРЫ БЕЛӘН ТОЗЛАНГАН КЫЯР

Кыярны кышка ылыс ботаклары белән әзерләгәнегез бар идеме? Менә быел ясап карагыз әле. Бик тәмле, кетердәп торучан һәм ылыслы урман исе килеп тора дип мактыйлар. Авыз иткәннән соң үзегезнең фикерегезне дә безгә җиткерерсез.

Кирәк була:

Кыяр
Яшь нарат ботагы (бер еллык, очыннан 7-10 см)
Алма согы (1 литр сокка 30 гр шикәр һәм 40 гр тоз исәбеннән)
Әзерләү:

Реклама

Стерильләштергән бан каны кыяр һәм нарат ботак лары белән тутырырга.
Тоз белән шикәр комы салынган алма согын кайнатып чыгарыгыз һәм банкадагы кыярлар өстенә кое гыз. 10 минут торсын.
Аннары кабат кәс трүлгә бушатып, кайнатыгыз һәм кабат банкага салыгыз. Тагын шулай ике тапкыр эшләгез.
Өченче тапкырдан соң банкаларны капкачлап, әйләндереп куегыз. Суынганчы шулай торсын. Салкынча урында саклагыз.
Алма согы азканлылык һәм бөерләр авыртканда файдалы. Ылыс микробларга, ялкынсынуга каршы тору һәм сидек кудыру сыйфатларына ия.

Чыганак: http://yashel-uzan.ru/news/kirklekishlr/ylys-botaklary-beln

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев