Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Зөлхиҗҗә аенда хаҗ кылабызмы?

Быел Зөлхиҗҗә ае 11 нче июльдә башлана. Аның тәүге ун көнен дин галимнәре елның иң хәерле чоры дип билгели. Мөселманнар Зөлхиҗҗә аен ихлас тәүбәләр, зикерләр һәм башка файдалы гамәлләр белән башлап җибәрергә тырыша.

           Зөлхиҗҗә аеның тәүге ун көне турында Пәйгамбәребез  галәйһиссәләмнең шундый сүзләре бар: “Бу мәлдәге изге эшләр Аллаһ Тәгаләгә шултиклем якын һәм сөекле, хәтта алардан да өстенрәк  булган көннәр юк!” Шушы хәдискә таянып, мөселманнар Зөлхиҗҗә аен ихлас тәүбәләр, зикерләр һәм башка файдалы гамәлләр белән башлап җибәрергә тырыша.
           Кайсыбер хәерле гамәлләрне аерым атап китик.
1) Иң саваплы, яхшы эшләрнең берсе булганга күрә, Зөлхиҗҗә аеның башындагы тугыз көндә ураза тоту хуплана.  9 нчы Зөлхиҗҗә (19 июль) – Гарәфә көне. Бу көнне тотылган ураза ике еллык, ягъни үткән һәм әлеге елның гөнаһлары гафу ителүенә сәбәп була ала. Унынчы көн (20 июль) исә – Корбан бәйрәме, ә Ислам ике гает мәлендә дә уразаны рөхсәт итми.
2) Мөбарәк Зөлхиҗҗә ае – хаҗ кылу мәле. Бу гамәл Исламның бишенче терәге булгач, мөмкинлегенә карап, мөселман кеше Аллаһ алдындагы бурычын үтәп куярга тырыша. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: "Кабул ителгән хаҗ Җәннәткә генә лаек”, – дигән (әл-Бохари һәм башкалар риваять иткән).
3) Хаҗ кылмаган хәлдә, мөселманнар Зөлхиҗҗә аеның башында икенче төрле изге эш башкара – Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен корбан чала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев