Актаныш яңалыклары тег белән яңалыклар
-
Агроном киңәшләре сезгә ярдәмгә килер, иптәшләр!
Май уртасында һәм ахырында орлыклар чәчү һәм үсентеләрне утырту өчен нинди көннәр уңай һәм кулай булачак? Яхшы уңыш алу өчен күп кенә бакчачылар ай календаре буенча утырта. Без кайбер киңәшләр белән уртаклашырга булдык.
-
"Саумы, дөнья!", хәерле сәгатьтә, Актанышым!
Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, райондашлар! Шимбә ялларыбыз күңелле, бәрәкәтле, нәтиҗәле үтсен, дусларыбыз! Сезгә тормышның - рәхәтен,мал- мөлкәтләрегезнең - бәрәкәтен, нигъмәтләрегезнең - киңен, сәламәтлекнең - ныгын телибез!
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе(БЕЗНЕҢ ВИДЕОСЮЖЕТ)
Гаилә мәктәбе дәресләре Актаныш ЗАГСЫ бүлеге һәм аның җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева тырышлыгы, инициативасы белән уза. Ул даими рәвештә бара. Биредә районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, тәҗрибәле психолог, шәрәфле шәхес Фәһимә Шәйгәрданова, җирлекнең мөслимәләр оешмасы һәм яшь буын вәкилләре катнаша.
-
Бакчачыларга хас 3 хата!
Нәрсәне дөрес эшләмибез?
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 13 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Җомга көне мөбарәк булсын! Бүген - җомга. Йөрәкләрдә - Ап-ак дога бәйләме. Изгелекләр сибик юлга Бүген - күңел бәйрәме. Еллар - имин, өйләр - ямьле Җомга мөбарәк булсын! Җанга нур, тынычлык өстәп, Күңел елмаеп торсын!
-
#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне
Бүген иртүк, хезмәттәшебез - SMM-белгечебез Юлай Низаев үзәк хастаханәдә йөри икәнен белгән идек... Әллә чирләгәнме, диярләр кайберәүләр?
-
АКТАНЫШТА:Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале булачак!
23 май көнне Актанышбызда, халык шагыйре, Г. Тукай дәүләт премиясе иясе Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале узачак. Фестивальнең максаты булып төбәгебезнең тарихын, бүгенге сулышын өйрәнү тора. Балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган як табигатенә, авыл кешеләре, җир-су хезмәтчәннәре язмышларына, тормыш-көнкүрешләренә мәхәббәт тәрбияләү. Ата-бабаларыбыз мирасын барлау да мөһим ролҗ уйный!
-
Яңгыраячак соңгы кыңгырау!
Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
-
Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр
Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла.
-
Сез безнең беләнме?
Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән!
Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 12 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Аяз күктә кояш көлә, нурларын җиргә сибә. Безнең сәхифә аша ул: "тор әйдә, уян!" - дия! Иртәләрегез рәхәт, матур, күңелле булсын дисәгез, балачактагы кебек һәр яңа көнне яңа могҗиза дип кабул итәргә кирәк. Ә бу чынлап та шулай бит! Яңа көн - ул һәрчак яңа старт, булган хаталарыңнан баш тартып, яңача яши башлау мөмкинлеге!
-
"Актаныш таңнары"на 1 апрельдән 25 майга кадәр язылучылар чебиле булачак!
"Актаныш таңнары" газетасы 2022 елның икенче яртыеллыгына язылучы абунәчеләренә тавык чебиләре бүләк итәчәк.
-
РАДИОНЫҢ КИЧКЕ ЭФИРЫНДА:"Иминлек сагында" Форпост хакында!
Актаныш районындагы Форпост җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова яшьләр белән агымдагы елга билгеләнгән эшләр, үткәрелгән чаралар, яшь буынның иминлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән профилактик әңгәмәләр турында безнең кичке эфирда сөйлиячәк.
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр?
Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп. Кичә үзебезнең "Актаныш-информ" мөхәрриятебездәге хәтсез генә хезмәттәшләребезнең яллары ындырларда, бакчаларда үткән. Көзен мул уңышлар җыярга насыйп булсын!