Татар-информ тег белән яңалыклар
-
"Умырзая" балалар бакчасында семинар гөрләде!
Шушы көннәрдә "Умырзая" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак мультипликация" темасы астында эшлекле семинар узды.
-
Хәерле иртә, дөнья, исәнмесез, безнең дусларыбыз!
Хәерле хезмәт атналары булсын, райондашлар! Исәнмесез, иртәшләр! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телибез! Алдагы атнада да тагы да кызыклырак репортажлар, мәкаләләр, әңгәмәләр һәм видеосюжетлар көтелә. Бергә булыйк, бергә калыйк!
-
"Нәмәкәйләр" - алга, сез булдырасыз, кызлар-егетләр!
"ӘЙДӘ, ШАЯРТ" КВН Лигасында Актаныш "Нәмәкәйләр"е район данын якларга әзерләнәләр. Әлегесе вакытта алар Казанда. Бу хакта безгә Актанышыбызның танылган блогеры, Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр итә. Алдагы көннәрдә, без сезгә "Нәмәкәйләр" турында кызыклы язма, бу команданың уңыш серләрен ачуны да тәкъдим итәрбез.
-
АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе(БЕЗНЕҢ ВИДЕОСЮЖЕТ)
Гаилә мәктәбе дәресләре Актаныш ЗАГСЫ бүлеге һәм аның җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева тырышлыгы, инициативасы белән уза. Ул даими рәвештә бара. Биредә районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, тәҗрибәле психолог, шәрәфле шәхес Фәһимә Шәйгәрданова, җирлекнең мөслимәләр оешмасы һәм яшь буын вәкилләре катнаша.
-
#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне
Бүген иртүк, хезмәттәшебез - SMM-белгечебез Юлай Низаев үзәк хастаханәдә йөри икәнен белгән идек... Әллә чирләгәнме, диярләр кайберәүләр?
-
КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән!
Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.
-
"Саумы, дөнья!", саумы, 12 май иртәсе!
Исәнме, Актаныш! Аяз күктә кояш көлә, нурларын җиргә сибә. Безнең сәхифә аша ул: "тор әйдә, уян!" - дия! Иртәләрегез рәхәт, матур, күңелле булсын дисәгез, балачактагы кебек һәр яңа көнне яңа могҗиза дип кабул итәргә кирәк. Ә бу чынлап та шулай бит! Яңа көн - ул һәрчак яңа старт, булган хаталарыңнан баш тартып, яңача яши башлау мөмкинлеге!
-
Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен!
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге идарәсе мәгълүматләре буенча, Актаныш районында язгы культуралар чәчү киң колач белән бара. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалык рәисләре катнашында язгы кыр эшләренең барышына багышланган гамәли сөйләшү узган.
-
«Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар...» (хикәя)
– Эшләр шәп түгел бит әле, малай... Шушында яткан килеш кенә үләрмен, ахры...
-
Советлар Союзы герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда тантаналы парад узды
Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган якташларыбызга ихтирам-хөрмәт, хәрби даныбызга - шөһрәт йөзеннән булды ул!
-
Актанышта – Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы(+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Илебездә кебек үк, Актанышта да Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бик матур, тантаналы чаралар узды. Аларны безнең мөхәрриятнең фотохәбәрчесе Раил Харисов тарих сәхифәләренә теркәп барды. Иҗади төркемебез бәйрәмнән кызу һәм җитез репортажлар ясады.
-
Бөек Җиңү көнендә Актаныш урамнарыннан "Үлемсез полк" үтте
Традиция буенча, Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калу, үз тормышын кызганмыйча Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәр кешене искә алу акциясе– «Үлемсез полк» йөрешендә актанышлылар быел да актив катнашты.
-
АКТАНЫШТА ҖИҢҮ КӨНЕ:Купшы салют белән тәмамланды
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар салют белән төгәлләнде. Актанышның стандионында Җиңү бәйрәме уңаеннан кич белән бик зур һәм бай программалы концерт оештырылды. Хәрби җырлар, хәрби биюләр янәдан дәвам итте, сәүдә гөрләде, дәртле биюләр биелде. Бирегә кечесе дә, олысы да агылды.
-
"Актаныш-информ"чылар бар дусларын Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикли һәм шигырьләр сөйли
Рәхим итеп, тыңлагыз!
-
"АГЫЙДЕЛ" АНСАМБЛЕ - 2 ЮБИЛЕЕН КАРШЫ АЛА: Яңа максатлар белән алга бара!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүгенге бәйрәм алды кичендә Актанышның "Агыйдел" филармониясенең тамашалар залында хәтта ки "алма төшәрлек урын юк иде". Биредә "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерт программасы үтте. Аның барышында безнең иҗади төркем дә эшчәнлеген алып барды. Район башлыгы Энгель Фәттахов әйтмешли "Агыйдел" - Актанышыбызның йөзек кашы!". Хактан да шулай ул.