Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" тег белән яңалыклар
-
Июльдә бакчачы мәшәкатьләре
Июльне июньнең дәвамы итеп санарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, күпчелек эшләр әле дәвам гына итә: мәсәлән, туфракны йомшарту, су сибү, ашлау һ.б.
-
25 ФОРМА КИҢӘШМӘДӘН:Ак күгәрченнәр - Аккүзгә очты!
25 форма киңәшмә - мөһим, кирәкле, күп кенә четерекле мәсьәләләргә чишелеш юлы билгеләүче утырыш. Чираттагы киңәшмә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында узды.
-
ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!
Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
СӘЛАМӘТ РУХ:"Бүләк"тә ял итүче балалар ГТО тапшырды(+ФОТО, +ВИДЕО)
Инструкторлар һәм тренерлар балалардан спорт сынауларын үтәү буенча зачетлар кабул иттеләр, башкарылган эшләрдән һәм алынган нәтиҗәләрдән бар да бик канәгать калдылар.
-
ИХЛАС КОТЛЫЙБЫЗ:Күркәм казанышларыгыз белән, Ләйсән Фоат кызы!
Актаныш районы Башкарма комитетының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева - "ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе тарафыннан үткәрелгән конкурста зур җиңүгә лаек булды.
-
ПОДКАСТ: Бакча җиләгеннән мул уңыш алам дисәң!
Студиябезнең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадинага микрофонны тапшырдык. Ул әлеге тематика буенча үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Рәхим итеп тыңлагыз!
-
ТЕШ ТАБИБЫ ӘСХӘР ЗАМАНОВ:"Сары мәтрүшкә күпкә файдалырак!"
Безнең мөхәррияттә кызыклы, булдыклы, олы ихтирамлы райондашлар булып торалар. Алар хакындагы төрле материалларыбыз чыга бара. Актаныш районының абруйлы теш табибы, инде 40 ел медик булып эшләгән, үрнәкле гаилә башлыгы Әсхәр абый Замановны - шифалы һәм дару үләннәре җыю остасы буларак та беләбез. Ә безнең укучылар аның бу осталыгын беләләр идеме икән?
-
КӨНҮЗӘК:Бүген Актанышта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбарәкшин булды
Актаныш муниципаль районы хакимияты бинасының кече утырышлар залында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Рафик улы Мөбарәкшин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
-
Яфраклары шифалы
Мунча себеркесе (пиннеге) әзерләү вакыты җитте.
-
Әфлисун суты инфаркт һәм инсульттан саклый
Аны көненә бер стакан эчү җитә.
-
СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР:Актаныш автотуташлары Чаллыда җиңүләр яулады!
"Автотуташ" машина йөртү осталыгы конкурсының Чаллы этабын Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге", Татарстан Республикасы ДОСААФның Чаллы Советы, "Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы", "Бердәмлек" җәмгыяте, "Европа плюс" радиосы тарафыннан гамәлгә куелды.
-
СОРАУ СЕЗДӘН-ҖАВАБЫ БЕЗДӘН:Июльдә нинди үләннәр җыярга икән?
Менә алар! Июльдә җыела торган үләннәр:
-
"БҮЛӘК" АЛАНЫНДА: Пионериягә багышланган агым ачылды(+фото, +видеорепортаж)
Бүген Актанышыбызның бөтен Россиягә билгеле "Бүләк" аланында - 3 агым ачылды. Әлеге агым вакытында 160 бала ял итәчәк, сәламәтлеген ныгытачак. Шунысы да кызыклы, бу агым - пионериягә багышланган. Биредә кызыл галстуклы, ялкынлы, күңелләре шат нәни пионерларны һәм әйдаманнарны очратырга мөмкин иде.
-
БЕЗНЕҢ АТНАЛЫК КҮЗӘТҮ(11-17.07): Рәхим итеп карагыз!
Узган атнаның төп хәбәрләре, мөһим тематик юнәлешләрен, кызыклы вакыйгалары безнең #видеосюжетта. Карап чыгыгыз әле, ниләр белән истәлекле булды үткән хезмәт атнасы? Рәхим итеп карагыз, райондашлар!
-
"Печән" дип кенә карамагыз!
Петрушканың файдасын беләсезме?