Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Актанышта алдынгыларны тәрбиялиләр: Казаннан «Алдынгылар вакыты» автобусы килде

Россиядә яңа гына барлыкка килгән «Алдынгылар хәрәкәте» Татарстанда зур активлык белән үсеп китте.

Хәрәкәт Совет чорындагы октябрят, пионер һәм комсомол берләшмәләренең иң яхшы үзенчәлекләрен туплап, балаларны, яшьләрне тагы актив тормыш позициясенә ия шәхесләр итеп тәрбияләүне күздә тота. 


"Алдынгылар вакыты" автобусының эшчәнлегенә старт бирү тантанасын район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов ачып җибәрде. Рөстәм Алмаз улы укучыларны һәрвакыт алга, яңалыкларга омтылып яшәргә чакырды.

"Без үзебез дә һәрвакыт белемнәребезне, тәҗрибәбезне арттыру өчен укуларда, тренингларда катнашабыз. Чөнки бу заман таләбе. Ә сезгә, балаларга, яшьләргә бу бигрәк тә кирәк. Уңышлар сезгә, мондый мөмкинлекләрдән файдаланып калыгыз!",- диде ул.

Көн дәвамында укучылар модераторлар белән берлектә командаларга бүленеп лидерлык, активлык, төркемнәрдә эшли белү буенча мастер-класслар алачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев