Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Аттестат — кулларда, иртәгә чыгарга җаваплы юлларга...(фотолар)

Актанышта Яшьләр көне гөрләде. Биредә, «ике куянны берьюлы тотып», чыгарылыш сыйныфлар кичәсе оешкан төстә үткәрелде.

Быел районыбызның мәктәпләрен барлыгы 76 укучы тәмамлады. Алар һәркайсы бик актив һәм төрле яклап талантлы. Иң-иңнәр хөрмәтләнделәр.

Яшь райондашларыбызны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов котладылар, изге теләкләр җиткерделәр, бүләкләделәр.

Алга таба танатаналы чара яшьләр даирәсендә аеруча популяр җырчы Марат Яруллин концерты белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев