Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

Яшьләр – яман гадәтләргә каршы

Районда барган тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотик матдәләргә бәйлелекне профилактикалау теге яки бу айлык чикләрендә генә түгел, ә даими рәвештә бара.

Кеше организмына алкоголь зарары эчке органнарга һәм септималга төзәтеп булмаслык зыян салудан гына гыйбарәт түгел. Ул баш мие күзәнәкләрен, нерв җепселләрен юк итә, һәм моннан тыш — эчүче кешенең туганнарының һәм дусларының тормышын боза.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Яшьләр сәясәте хезмәткәрләре алкоголизмга каршы акция үткәрделәр: «Алкоголь — сиңа дус түгел!». Актаныш авылы урамнарында үтеп баручыларга буклетларын хәтерләтеп тараттылар. Акция исерткеч эчемлекләр һәм аның шәхескә йогынтысы турында дөрес мәгълүмат алырга, кешеләрдә әлеге проблеманың җәмгыятьтә әһәмиятен аңлауны формалаштырырга, әлеге проблеманы кисәтергә теләк бирергә ярдәм итә.

Күптән түгел республика веомстволары сайтларының берсендә «азрак агулана башлаганбыз» дигән җөмләгә тап булдым. Соңгы елларда ни дисәң дә, чынлап күзәтчелек органнары, муниципалитетлар, җәмәгатьчелек белән уртак чаралар үткәрү аша алкогольне ваклап сатуны контрольдә тотуны көчәйтелү сизелә. Болар барысы да алкогольнең күләгәле базарын сизелерлек киметергә, легаль булмаган базарда активлыкны киметергә мөмкинлек биргәне билгеле.

Барлык чикләүләр, тыюлар базарда алкоголь продукциясен тәкъдим итүне киметү кораллары булып тора. "Әмма мондый продукциягә ихтыяҗны киметер өчен эчкечелек белән көрәштә сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм алкогольне культуралы куллануны популярлаштыру юлларын да эзләү, аларны активлаштырып тору да һәрчак көнүзәк!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев