Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

«Яшьлек»тә төпле яшьләр: Бүген Актанышта төбәкара «Төпле шәхес» проектын гамәлгә ашырыла

Авылда үз бизнесын булдырырга теләгән яшьләр өчен бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Төпле шәхес» проекты бенча уку-бәйге уза.

                Проектта Чаллы зонасына караган 8 районнан егет-кызлар катнаша.

Шулай ук Актаныш районы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары һәм технология техникумы студентлары да осталык-белемнәрен сыный.

 Приз фонды 50 000 сум булган ике көнлек укудан соң иң-иңнәр ачыкланачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылчак. 


  
                  Программаның максаты- бизнесны башлау моделе командасын табу, старт мотивациясен алу мөмкинлекләре, ораторлык сәнгате һәм үз-үзеңне презентацияләү осталыгын булдыру.   

            Ике көнлек укулар яшьләр өчен үз бизнесларын булдруда зур ярдәм дип саный "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Денис Могътазиров.

 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Айнур Гыймадиев фотолары.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев