Актаныш

6 нчы бакча мөдире Йолдыз Нургалиева: Туган телдә матур, камил, сәнгатьле сөйләшә белгән балалар чит телне дә тиз үзләштерә

            Катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасында бүген "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль һәм полилингваль белем бирү" темасына  балалар бакчасы мөдирләре өчен семинар киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты. 

 

                  Семинар оештырылган балалар бакчасының туган телгә өйрәтү буенча бай эш тәҗрибәсе бар. Елдагыча 2021-2022 уку елына да педагогик коллектив тарафыннан балаларны туган телгә, рус теленә өйрәтү һәм инглиз телен өлешчә өйрәтү буенча максат- бурычлар билгеләнә. Бакча мөдире Йолдыз Нургалиева "Туган телдә матур, камил, сәнгатьле сөйләшә белгән балалар чит телне дә тиз үзләштерә",-дип фикерләре белән уртаклашты. Уку елы дәвамында бакчада туган телгә өйрәтү буенча педагогик киңәшмәләр уздырылган.

          Тәрбиячеләр сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия белән үзара хезмәттәшлек җепләре булдырган. Түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында үзара эшчәнлекнең планы төзелә. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, "Ел укытучысы-2021" республикакүләм бәйгесе җиңүчесе Чулпан Шәрипова белән берлектә матур сөйләм осталыгына багышланган семинар оештырганнар. Чулпан Рәмзил кызы балалар бакчасы тәрбиячеләренә  аудитория алдында саф татар телендә чыгыш ясау, сәхнәдә сөйләү, үз-үзеңне тоту буенча мастер-класс күрсәткән. 

            Татар милләтенә һәрьяклы үсешкә омтылучы зыялылар тәрбияләүне бурыч итеп алган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат белән дә ныклы хезмәттәшлек булдырган коллектив. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар белән гимназиягә экскурсиягә барганнар. Нәниләр үз күзләре белән киләчәктә белем алачак мәктәп белән танышканнар.    

               Максатчан эшчәнлек татлы җимешләрен дә озак көттерми: балалар бакчасының музыка тәрбиячесе Айназ Хәлилова " Ел тәрбиячесе-2022" республикакүләм бәйгесендә  "Милли йолалар  традицияләрне саклау" номинациясендә җиңү яулый.  

                Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле яңалык- катнаш төрдәге 6нчы санлы балалар бакчасы "Туган телгә өйрәтү" проекты белән конкурста җиңү яулап 500 мең сумлык грант отты. 

             Бакчада тәрбияләнүче балалар республика, район, халыкара бәйгеләрдә катнашып үзләрен күрсәтәләр, җиңүләре балалар бакчасы өчен бик кадерле, тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның уртак хезмәт нәтиҗәсе ул.

              Туган тел белән беррәттән рус теленә өйрәтү дә тиешле югарылыкта. Рус теле тәрбиячесе Гүзәлия Вахитова озак еллар "Посиделки" түгәрәге алып бара. Бүгенге семинарда Гүзәлия Харис кызы рус теленә өйрәтү дәресеннән фрагмент күрсәтте. Инглиз теле белгече Алсу Салихҗанова да мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән түгәрәктәге эшчәнлеген тәкъдим итте. Кунаклар педагоглар Гүзәл Шәйхетдинова, Ландыш Насрыеваның дәресләрен, мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары тарафыннан әзерләнгән "Куян кызлары"  театральләштерелгән тамашасын да уңай яктан бәяләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: