Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Актаныш районы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”нең җитәкчесе Юлия Әмирҗанова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы очрашуда булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.

              Бүгенге очрашу бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә-  Халыкара рус теле көнендә узды.  «Без барыбыз да рус телен белергә һәм кайда гына булсак та аны данларга тиеш», - диде ТР Президенты. Шулай ук Рөстәм Нургали улы Татарстандагы милләтләрне "Безнең байлыгыбыз!" дип атады. Республикабызда барлык милләт вәкилләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре күз карасыдай саклана:

- Бу - безнең байлыгыбыз. Без халыкның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын саклап калу мөмкинлеген бирәбез. Шуның аркасында без көчлерәк була барабыз. Төрле халык вәкилләре дә бер-берсенә үз мәдәниятләрен күрсәтергә тиеш. Бу бик позитив», - диде татарстан Президенты. 

         Очрашуда сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры урынбасары, Актаныш районындагы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе”җитәкчесе Юлия Әмирҗанова да катнашты. Юлия Валентиновна Лаеш районында узган "Каравон" милли бәйрәменнән дә якты хисләр белән кайткан иде. Юлия Амерзянова җитәкләгән "Лебедушки" ансамбле "Каравон" бәйрәме тантанасында Татарстан Республикасы грантына лаек булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев