Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Бүген яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел

Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Актаныш районы белән чиктәш Башкортстанның Илеш районында туган.

 Озак вакытлар Роберт Мөгаллим улы «Яшь ленинчы»-"Сабантуй" газетасын җитәкләде. 1988 елдан 1994 елга кадәр Татарстан балалар фондына рәислек итте. 1995-2014 елларда ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. 2020 елның 27 мартында вафат булды. Роберт Мөгаллим улы Актанышны бик яратты, күп тапкырлар районыбызга иҗади очрашуларга кайтты. Шуңа да шагыйрь абыебыз безгә бик якын. Әйдәгез, аны изге догалар белән бүген искә алыйк, рухы шат булсын.

Шулай кирәк булган!

Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын. Шулай кирәк булган.
Мин туганмын. Туган илем минсез
Бер егеткә әле кимрәк булган.

Японнарны җиңеп кайткан Әткәй 
Яңгыратып көлгән улын күргәч.
Рәхәтләнеп бер елаган Әнкәй,
Бишегендә яткан улы көлгәч.

Гаиләдә — мин беренче бала.
Бабамнарга — мин беренче онык.
Нәселемнең яңа буынын мин
Башлаганмын иң беренче булып.

Тугансыңдыр син күлмәктән, диләр.
Андый бәхет тия кемгә генә?
Мин күлмәктән тумасам да, мине
Биләгәннәр Әткәй күлмәгенә.

Бик кадерле кеше булганмындыр — 
Затлы күлмәкләргә биләрлек мин.
Шулай булгач, бу дөньяга инде
Күлмәк белән туган диярлек мин.

Икмәк белән бергә өлгергәнмен — 
Туганмын бит урак өстендә мин.
Мине Илем көткән, Җирем көткән,
Шуның өчен тизрәк үстем дә мин.

Кемдер иртә туган, кемдер — соңрак, 
Ул чаклысы нигә минем өчен?
Ә мин үз вакытында тудым,
Нәкъ кирәктә тудым Илем өчен!

Ә бабамнар мине зур бер кеше
Булыр диеп өмет иткәннәрдер,
Аклап булмас, ахры, өметләрен — 
Алар миннән күбрәк көткәннәрдер...

Тик дөньяның утын-суын мин бит
Ахыргача әле кичмәгәнмен.
Ә шулай да бу дөньяга туып,
Миңа калса, дөрес эшләгәнмен.

Мин туганда асыл ир-егетләр
Туган илдә әле сирәк булган...
Сугыш беткәннән соң нәкъ өч елдан
Мин туганмын! Шулай кирәк булган!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев