Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Каникулда Әтәскә кунакка кайткан балалар «Актаныш-информ» журналистлары белән очрашты

Җәйге каникулларның иң рәхәт вакыты. Балаларның озын уку елыннан соң зур түземсезлек белән көтеп алган яллары кызыклы һәм файдалы үтсен өчен өлкәннәр дә эзләнә.

Әтәс авыл китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова бер төркем укучылар белән «Актаныш-информ» бинасына килеп кергәч, бер тын гаҗәпләнеп куйдык. Мәүҗидә апа Әтәс һәм Апач авылларына әби-бабаларына кунакка кайткан малайлар һәм кызларны бергә туплаган да район үзәге Актанышка алып килгән.

Экскурсия әдәби-мәдәни хәрәкәтне хәтерләтә. Иң беренче булып укучылар районыбызда яңарып, матурланган заманча мобиль китапханә эшчәнлеге белән танышканнар. Моның шулай булуы табигый- Мәүҗидә ханым ничек тә балаларны планшет, компьютердагы виртуаль дөньядан аерып китапханәгә, китап дөньясына тартырга, җәлеп итәргә тели. Каникулчылар белән бергәләп әдәби китаплар уку, аларның эчтәлеген сөйләү, үзара аралашу инде матур гадәткә кереп бара.

Бүгенге экскурсиядә дә укучыларның телефонга үрелергә һич вакытлары булмады. «Китаплы җәй», «Китапстанга сәяхәт» проектларында катнашып белемнәрен арттырдылар. Актанышның Җиңү паркын карадылар. Табигать кочагындагы Хәмит чишмәсенә бардылар. Шулай ук Иске Идел ярларында барлыкка килүче пляжны карадылар.

Чират "Актаныш-информ"га килеп җиткәч тә балаларның кызыксынуы сүрелмәде. Мәгълүмат үзәгендәге яңартылган телевидение һәм радио эшчәнлеге белән таныштылар, кабинетларда булдылар. «Актаныш-информ» сайты мөхәррире Ләйсән Газизова, смм-белгечебез Юлай Низаев белән аралаштылар. Ничек итеп сайтка, социаль челтәрләргә яңалыклар язу, фото, видеолар урнаштыру, подписчикларны арттыру буенча кызыклы мәгълүматлар белделәр.  Журналистлар белән очрашудан соң күмәкләп фотога төштеләр.

Актаныш-информ Ләйсән ГазизоваМәүҗидә Гарипованың бу инициативасы хуплауга лаек. Балаларның ялын мавыктыргыч итү өстенә барлык оештыру эшләрен дә җентекләп уйлаган ул. Автотранспорт оешмасыннан автобус чакырткан, әти-әниләр, иганәчеләр ярдәме белән экскурсияне кызыклы итүгә ирешкән. Туган ягыбыз, ата-бабаларыбызның рухи бишеге- гүзәл Актанышны, биредәге милли-мәдәни тормышны, халкыбыз яшәешен күрсәткән, туган телебезгә, китапларга мәхәббәт уяткан өчен бу китапханәчегә зур рәхмәтләребезне әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев