Актаныш

Сөйләшикче туган телемдә...

Туган телебезгә, аны өйрәнүгә, сөйләм теленә ихтыяҗ булдыруга юнәлтелгән чараларның артуы барыбыз өчен дә сөенечле фал. “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Кадрия Әдһәмова озак еллар эшләү дәверендә җыелган бай хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаша. "Авыз тутырып, “энҗе чәчтем- энҗе җыям”, диярлек булсын иде",-диярлек булсын ди педагог.

                    Туган тел! Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бар микән?  Туган тел “әни”, “әти”  кебек сүзләр белән беррәттән йөри. Халкыбызның мәкальләре моңа шаһит: “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Ана теле бер булыр”.

    Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Рухи тамыр аркылы  акыл һәм  фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны һәм кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Бала үзе өчен якын булган кешеләрнең рухи тормышына бары тик туган тел, үзенең мәдәни-рухи мохитендә тәрбия алу юлы белән генә якын килә. Шуңа да баланы табигать биргән хәзинәдән – үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый.
     Соңгы елларда туган телгә, халыкның милли үз аңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Бу исә балаларга туган  көннән алып ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды.
     Тел, беренчедән, безнең күзаллавыбызны, уй-фикерләребезне белдерергә ярдәм итүче корал булса, икенчедән, - безнең аңыбызның формалашуына, баюына, баланың киләчәктә белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.
    Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур. 
    Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү -  балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы булып тора. Логопед ярдәме кирәк булган  балалар өчен бу аеруча мөһим. Чөнки телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый, бала үз фикерен тулысынча әйтеп бирә алмый. Дөрес сөйләргә өйрәнмәгән бала алга таба дөрес яза да алмый. Дөрес сөйли алмау баланың рухи халәтенә дә начар тәэсир итә, ул кимсенә, боега, җавап бирүдән читләшергә тырыша. 
    Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора. Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне  үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. 
    Балалар белем бирү эшчәнлеге вакытында, әйләнә-тирә мохит белән танышканда күргән әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше баланың сөйләмендә активлашып китә, икенчеләренә көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганлыктан, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болары инде пассив сүзлек запасын тәшкил итә.
    Сүзнең үз урынын белеп, төгәл урынлы кулланырга өйрәтү, матур, дөрес аңлаешлы сөйләмгә омтылыш, игътибарлылык тәрбияләү сөйләм үстерү эшенең төп өлешен тәшкил итә. 
    Балаларны уен аша үз ана телләрендә дөрес сөйләшергә, аралашырга өйрәтү кирәк, ә бу балаларда билгеле бер күләмдә сүз байлыгы булдырудан башлана. Балаларның сүзлеген баетып, ачыклап, аныклап, эзлекле, максатчан эш алып барганда һәрбер балада сөйләм үсеше дәрәҗәсен күтәрү, бер-берсе белән аралашу, аңлашуны камилләштерә, туган телебезнең бөтен нечкәлеген аңларга, үзләштерергә ярдәм итә.
    Сөйләм үстерү  барышында әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырып, бер юнәлештә эш алып барыла. Әти-әниләр балалар белән күбрәк аралашуы, буш вакытны бергәләп үткәрү, бергә уйнау  теләге булуы бик мөһим.   Балалар белән аралашу вакытында сөйләмдә сүзләрне кыскартмыйча, бозмыйча әйттерү урынлы, әлбәттә, сүзлек запасы да яңа сүзләр хисабына байый.  Авыз тутырып, “энҗе чәчтем- энҗе җыям”, диярлек булсын иде.

 Кадрия Вәсим кызы Әдһәмова, “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: