Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

«Татарча диктант» акциясендә 800 дән артык райондашыбыз катнаша (фото һәм видео)

Татар дөньясы 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә милли телдә грамоталы яза белү-белмәвен тикшерә: «Татарча диктант» акциясе уза. Бүген, диктантның беренче көнендә Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары да әлеге акциягә кушылды.

          Районыбызда исә 800 дән артык кеше татарча диктант язарга теләк белдереп   http://diktant.tatar/ cайтында теркәлү узган. 

                 Актанышның беренче санлы мәктәбендә оештырылган "Татарча диктант"та IX сыйныф укучылары белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, мәктәп директоры Резеда Маликова да катнашты.

Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге акциянең татар телен, гореф-гадәтләрен саклау, телебезгә мәхәббәт уятуда зур өлеш кертүен әйтте.  Җитәкче татар телен мондый чараларда гына түгел, ә үзара аралашуда да иркен куллансак иде, дигән теләген җиткерде.

        Бүгенге диктантның тексты Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" дигән әсәреннән.

Әсәрдән диктант өчен алынган өзекне  Актанышның беренче санлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Солтанова укыды.

Ирина Риф кызы текстны беренче тапкыр укыганнан соң авыр сүзләрне тактага язды, нинди мәгънә белдерүен аңлатты. 

 Аңа кадәр укучылар "Татарча диктант яз" акциясенең барлыкка килүе, диктант язуның укучыларда хатасыз, татар теле кагыйдәләрен үтәп, туган телебездә грамоталы язарга этәргеч бирүе турында ролик күрсәтелде. 

                Татарча диктантны ике форматта- онлайн һәм офлайн язу мөмкинлеге тудырылды.

Онлайн диктант  http://diktant.tatar/ cайтында теркәлеп,  25, 26, 27 ноябрь көннәрендә турыдан- туры трансляция аша текстны тыңлап, татарча клавиатурасы булган планшет һәм компьютерларда языла. Диктантның нәтиҗәсе бер тана эчендә билгеле була.

Ә мәктәптә кәгазьгә язылган диктант 27 декабрьгә кадәр тикшерелә һәм билгесе сайтка куела. 

«Татарча диктант яз» акциясе Татарстанда, Россиядә,шулай ук чит илләрдә җиденче тапкыр уза.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев