Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Теле барның юлы бар

Татарча диктант язабызмы: 25, 26, 27 ноябрьдә «ТНВ», «ТНВ-Планета» каналлары аша дөньякүләм белем тикшерү булачак

“Татарча диктант” белем тикшерү акциясе “2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла башлады. Хәзерге вакытта акция Татарстан Республикасының “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Игътибарыгызга гомуми нигезләмәне тәкъдим итәбез.

«Татарча диктант»

Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясенең

Н И Г Е З Л Ә М Ә С Е

 

    

1.       Әлеге нигезләмә 2022 нче елда “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясенең уздыру тәртибен һәм шартларын билгели (алга таба – Акция);

2.        Акция түбәндәге дәрәҗәләрдә катнашуны күз уңында тота:

- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белү;

- татар телен камил белү;

3.                Акция – ел саен уздырыла һәм теләге булган һәр кеше катнаша ала торган белем тикшерү акциясе.

4.                Диктантның тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре тарафыннан билгеләнә;

5.                Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль Университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Яңа Гасыр (ТНВ) телерадиокомпаниясе;

6.                Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы;

7.                Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: http://diktant.tatar/

Акциянең максаты һәм бурычлары

Максат – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

 

Бурычлар:

  • татар телен яхшырак өйрәнү теләген уяту, кызыксындыру һәм мотивация булдыру;
  • җәмәгатьчелектә татар әдәби теленең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;
  • халык арасында әдәби татар теле белемен ачыклау;
  • язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
  • дөрес язу кагыйдәләре онытыла баруга, график грамоталылык кимүгә халыкның игътибарын юнәлтү;
  • мөстәкыйль рәвештә татар телен өйрәнүгә, дөрес язу күнекмәләрен үстерүгә этәргеч, стимул бирү.

Акциядә катнашучылар

Акциянең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша кала. Моның өчен сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк.

Акцияне уздыру көне һәм вакыты

Уздыру вакыты: 2022 елның 25-27 ноябрь көннәре, сәгать 11:00 (Мәскәү вакыты буенча).

Акцияне уздыру мәйданчыклары

Катнашучылар күп булу сәбәпле, диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканаллары эфирында уза.

Шулай ук, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырылачак.

 

«Татарча диктант» акциясен уздыру тәртибе:

 

1) Диктант узачак мәйданчыкны/көнне/вакытны үзегез яшәгән җирлектә билгеләү;

2) http://diktant.tatar/ сайтында “Оештыручы” булып теркәлү һәм узачак мәйданчыкны билгеләү;

3) Оештыручы булып, сайтта үз профилегезне булдырганнан соң “Кирәкле материаллар” бүлегендә нигезләмә, диктант текстлары, бланк, афиша үрнәкләре, билге кую критерийларын алу;

4) Кирәк кадәр диктант язачак кешеләрне җәлеп итү;

4) Диктант эшләрен тикшерәчәк белгечләрне (кирәк очракта диктант укучы дикторны) табу;

5) Диктант язасы көнне бланкларны кәгазьдә бастыру һәм диктант язучыларга тарату;

6) Эшләрне тикшереп, 27 декабрьга кадәр оештыручы тарафыннан билгеләрне сайтка урнаштыру.

 

Әгәр өйдә язарга телисез икән:

 

1) diktant.tatar сайтына керергә;

2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;

4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына юлларга.

 

Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:

 

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:

1.) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;

2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;

3) Сайттагы трансляцияне кушырга;

4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.

Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.

 

 

 

Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә.

Сайтның адресы: http://diktant.tatar/

Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә өчен телефон.

Нәтиҗәләрне игълан итү

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Акцияне уздырганнан соң, мәйданчыкны оештыручы http://diktant.tatar/ сайттагы шәхси кабинетына кереп, билгеләрне урнаштыра.

Диктантны оештыручылар белән элемтә

Акциянең кураторы – Алмаз Фирдәвес улы Халиуллин, +7 961 365-48-64;

Акциянең PR-менеджеры – Айнур Заһит улы Нәбияров, +7 903 311-99-43;

Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com , 8(843) 236-49-66.

ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/tatdiktant,  

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев